Татар мәгарифе порталы
Сез монда
– Уку елын ничек башлап җибәрдегез? КФУда татар филологиясен, тарихын укытуда нинди үзгәрешләр бар? Студентлар җыя алдыгызмы? – дигән сораулар белән КФУдагы татарны өйрәнү кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗевка мөрәҗәгать иттек.
– Мин университеттагы бөтен татар юнәлеше өчен җавап бирә алмыйм. Чөнки безнең кафедра узган ел КФУның Тарих институтына күчте. Хәзер без шушы юнәлешне саклап калырга тырышабыз. Кызганычка каршы, элек татар юнәлеше бер факультетта булса, хәзер таркалды, таралды. Филологлар Филология һәм сәнгать институтында укыта. Анда аерым бүлек эшләп килә. Безнең күпчелек мөгаллим шунда күчте. Без, тарихчылар, Тарих институтына күчтек.
Хәзер ул институт үз статусын үзгәртте, Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтлары белән кушылып, бер институтка әйләнде. Хәзер аның исеме Халыкара мөнәсәбәтләр институты. Анда хәзер дүрт бүлек: тарих, Көнчыгышны өйрәнү, лингвистика һәм мәдәни мирас, халыкара мөнәсәбәтләр бүлекләре бар. Мин хәзер Көнчыгышны өйрәнү бүлегендә. Безнең татар халкы тарихы кафедрасының исемен татарны өйрәнү кафедрасы дип үзгәрттеләр. Без хәзер Көнчыгышны өйрәнү бүлегенә карыйбыз. Аның җитәкчесе – профессор Рамил Вәлиев. Минемчә, бу дөрес адым булды. Чөнки татарны, татар тарихын өйрәнү элек-электән Көнчыгышны өйрәнүнең бер өлеше булып торган. Мәсәлән, 19 йөздә татар телен, тарихын, мәдәниятен өйрәнү Көнчыгыш разряд составында булган. Татар телен өйрәнгән зур галимнәр шушы разрядтан чыккан. Россиядә Көнчыгышны өйрәнү татарны өйрәнүдән башланып киткән.
Узган ел без Тарих институты составында беренче тапкыр үзебезнең белгечлеккә 30 студент кабул иттек. 15 кешене – татар тарихына, ягъни Урта Идел һәм Урал буе тарихына, 15 кешене төрки халыклар тарихы дигән белгечлеккә алдык. Быел, шөкер, шул ике юнәлешне саклап калдык. Дөресен генә әйткәндә, узган ел бу эшне җиңелрәк алып барган идек. Узган ел безгә бюджет урыннары бирелмәде. Рәхмәт: Татарстан Хөкүмәте акча бирде. Узган ел бу җәһәттә БТК рәисе Ринат Закиров белән тыгыз хезмәттәшлек иткән идек. Президент булышты. Быел вәзгыять бераз башкачарак: бу юлы безгә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмгә килде. Универсиада уздыру аркасында финанс хәле шактый катлаулы булса да, соңгы көндә диярлек Президент уңай сүзен әйтте. Бу – бик мактаулы һәм кирәкле эш. Без чит төбәкләрдән укучылар кабул итә алдык. Татарстаннан да бераз бар. Киләчәктә дә бу юнәлешләр яшәр дип өметләнәм. Инде менә укуны башлап җибәрдек. Ни кызганыч, быел да безгә бюджет урыннары бирелмәде. Дөрес, Татарстан Хөкүмәте акчасына укытабыз. Акчаны турыдан-туры аннан түгел, Хөкүмәт каршындагы стратегик планлаштыру агентлыгыннан алабыз.
Уку нигездә урыс телендә. Билгеле, берничә фән татарча укытыла. Әйткәнемчә, чит төбәкләрдән килгән, юньләп татарча укымаган балалар күпчелекне тәшкил итә. Без, гомумән, телләр укытуга зур игътибар бирергә тырышабыз. Безнең укыту планнары шактый нигезле, уйланылган. Чөнки татар дөньясын белү, аңлау өчен Көнчыгыш телләрне белергә кирәк. Һәрхәлдә без быел барча студентларга төрек телен укытачакбыз. Әле тагын бер Көнчыгыш телен – гарәп яисә фарсы телен, янә бер Европа телен өйрәтү бурычы куябыз. Студентлар кимендә дүрт телне яхшы үзләштерергә тиеш. Аларга бу – төп таләп. Быел җәен яхшы укыган өч студентыбыз бер ай дәвамында Истанбул университетында төрек теле өйрәнеп кайтты, – дип сөйләде безгә И.Гыйләҗев.
Чыганак: http://vatantat.ru