Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Әлмәттә мәгариф чарасы башланды.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә “Идел-гражданлык университеты” проектының “Заманча сәяси процесс үсеше теориясе һәм практикасы” мәгариф программасы буенча икенче сессиясе ачылышында катнашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Заманча сәяси процесста актив катнаша торган республика һәм федераль дәрәҗәдәге белгечләр алып бара торган уку-укыту программасы актив яшьләрнең, урыннардагы лидерларның профессиональ квалификациясен һәм күнекмәләрен арттыруга юнәлдерелгән.
ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, ул проектка зур әһәмият бирә. “Әлеге программа ярдәмендә тагын да укымышлы һәм компетентлы булырга карар кылганнарның җаваплылыгын һәм белеп эшләгәнлекләрен ассызыклыйсым килә, - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин проектта катнашучыларга. – Сез эшли торган һәрбер аудиториядә сүз белән каршылык күрсәтә һәм фикерегездә тора алуыгызны телим”.
Татарстан парламенты башлыгы чыгышында билгеләп үткәнчә, үзгәрә торган тормыш яңа белемнәрне таләп итә. “Әгәр дә 5 елга синең районның, территориянең тормышы хәл ителә икән, чыгып, үз фикереңне әйтергә кирәк, - дип бигеләде Фәрит Мөхәммәтшин. - Без сүз белән дә, эш белән дә үз артыннан алып бара алырлык авангард алырга тиеш”.
Ф.Мөхәммәтшин, укытуны яхшы оештырган өчен, КФУ җитәкчелегенә һәм, проектны тормышка ашыруда актив ярдәм иткән өчен, “Татнефть” ААҖнә рәхмәт белдерде.
ТР парламенты җитәкчесе чыгышыннан соң, мәгариф программасы тыңлаучылары биргән берничә сорауга җавап бирде.
ТРдан Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов һәм Ришат Әбүбәкеров, Башкортстан Республикасыннан РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Мәрдәншин закон чыгаруның өстенлекле юнәлешләре турында сөйләделәр һәм программаны тыңлаучыларның сорауларына җавап бирделәр.
“2-3 көнлек семинарлар уздыру традициясе күпмедер онытылган, һәм, тулы программаны уздыру мөмкинлеген биргән өчен, әлмәтлеләргә зур рәхмәт, - дип билгеләде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова. – Ул семинарлардан, мастер-класслардан һәм гамәли тренинглардан торачак”.
“Идел-гражданлык университеты” проекты 2013 нче елның мартында “Бердәм Россия” партиясе химаясе астында старт алды. Ул ел ахырына кадәр тәмамлана.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru