Татар мәгарифе порталы
Кичә Казанның Петербург урамы буйлап “Шомбай-fest” халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашучы иҗади коллективларның парады булып узды.
Беренче тапкыр оештырылучы курчак театрлары проектында Франция, Төркия, Таҗикстан, Беларусь илләреннән, шулай ук Россиянең Ингушетия, Башкортстан, Рязань, Белгород, Вологда, Кострома һ.б. өлкәләреннән театрлар катнаша.
Фестивальнең тантаналы ачылышында “Әкият” курчак театрының директоры Роза Яппарова кунакларны сәламләп болай диде: “Сезне кунакчыл Татарстанда күрүебезгә бик шатбыз. Фестиваль – ул бәйрәм. Монда катнашучылар да, тамашачылар да рухи канәгатьлек алачак. Берәүләр төрле төбәкләрдән килгән коллегалары белән очраша, иҗат багланышларын җайга сала, яңа дуслар таба, икенчеләре исә төрледән-төрле курчак коллективларын тамаша кыла ала. “Шомбай-fest” курчак театрлары фестиваленә озын гомер, югары профессиональлек, иҗади югарылык телим. Биредә иҗади эзләнүләр булсын. Бәйрәмебез якты, күңелле һәм истә калырлык булсын!”
Программага кергән спектакльләр “Әкият” курчак театрының ике залында да күрсәтелә. Фестиваль афишасында барлыгы 20 спектакль тәкъдим ителгән. Араларында балаларга гына түгел, өлкәннәр өчен дә кызыклы булган сәхнә әсәрләре бар. Катнашучы коллективлар спектакльләре жюри һәм катнашучылар өчен аерым тәкъдим итә. Хәер, гади тамашачы да читтә калмый - алар өчен әкият тамашалары махсус күрсәтелә.
Чыганак: http://www.intertat.ru