Татар мәгарифе порталы
Сез монда
26 сентябрьдә узачак чираттагы очрашуда «Калеб» яңа буын җыены «AZAT Sound System» төркеме белән якынрак таныштыра.
«AZAT Sound System» – джаз элементлары белән өретелгән этно-рок башкаручы Казан төркеме. Алар төрле телләрдә җырлый. Милли мелодика белән фьюжн, фанк, регги, рок стилендәге заманча музыкаль эстетика кушылмасыннан гыйбарәт бу иҗат Көнчыгыш белән Көнбатышны берләштерә, милли музыка сәнгатебезне дөнья контекстында күзалларга мөмкинлек бирә.
Төркемнең аталышы аның оештыручысы, музыка һәм аранжировкалар авторы Азат Гыйльметдинов исеме белән бәйле. Коллектив 2010 елда, Азат үз күзаллавына тәңгәл фикердәш-музыкантлар тапкач барлыкка килә. «AZAT Sound System» проектына Бөтенроссия һәм дөньякүләм конкурс-фестивальләр лауреаты, виртуоз-баянчы Айдар Вәлиев килгәннән соң, төркемнең музыкасы милли колорит белән баетыла. Азат белән Айдар икесе дә - Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган егетләр. Алар гына түгел, төркемнең составын тәшкил итүче башка музыкантлар да – үз эшенең остасы, чын профессионаллар.
Төркемнең беренче зур чыгышы 2010 елда «Тынычлык яратылышы» («Сотворение мира») халыкара музыкаль фестивалендә була. Алга таба алар иҗатлары белән БДБ илләрендә яшәүчеләрне һәм чит илләрдәге тамашачыларны сөендерә. 2011 елда төркем «Emergenza», «Соседний мир» кебек Халыкара фестивальләрнең Россиядәге сайлау турларыннан уза. Соңрак Словакиядә үткәрелә торган «Papuca-fest» Халыкара фестивалендә катнаша. 2013 елның маенда егетләр Литваның Клайпеда шәһәрендәге XIX Халыкара джаз фестивалендә чыгыш ясый.
«AZAT Sound System» төркеменең җыр текстларын, нигездә, танылган классик шагыйрьләрнең әсәрләре тәшкил итә. Репертуарларында шулай ук яңача үзенчәлекле аранжировкада тәкъдим ителүче халык җырлары да бар. Яңалыкка омтылу, барлык төр форматларга да ачык булу, экспериментлардан курыкмау, туктаусыз эзләнү, камилләшү - «AZAT Sound System» проектының төп фәлсәфәсе әнә шул.
Төркемнең составы: Азат Гыйльметдинов – вокал, гитара, Айдар Вәлиев – баян, Илдар Субаев – бас-гитара, Максим Куприянов – барабаннар.
Оештыручылар “Калеб” кысаларында уздырылган «AZAT Sound System» белән очрашуны үзара аралашуга корылган җанлы диалог буларак күзаллый. Әлеге формат иҗади төркемгә дә, залдагы тамашачыларга да бер-берсенә якынрак булырга ярдәм итә: төркемдәге музыкантларга сораулар бирергә, алар белән фикер алышырга, бәхәсләшергә, кыскасы, бүгенге татар мәдәниятенең көнүзәк мәсьәләләре турында тартынмыйча рәхәтләнеп гәпләшергә мөмкин. Очрашу урыны да нәкъ менә шул максатны күздә тотып сайланды – Щапов урамында, Актёрлар йортында урнашкан «Театральное» кафесы.
Хәтерләсәгез, «Калеб»нең тагын бер асыл максаты – милли сәнгатебезнең төрле өлкәләренә караган яшь иҗатташ көчләрне берләштерү иде. Традиция дәвам итә - бу юлы «AZAT Sound System» төркеме белән бергә исемнәре татар дөньясына яңгырап өлгергән яңа буын шагыйрьләре Рүзәл Әхмәдиев һәм Эльвира Һадиева чыгыш ясыйлар.
Шулай ук исегезгә төшерәбез: «Калеб» яңа буын җыены Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ярдәмендә, милли сәнгатьне күтәрү идеясе белән янган бер төркем яшь иҗатчылар тарафыннан оештырылды.
Проектның максаты – яшь татар композиторлары, музыкантлары, режиссёрлары, актёрлары, рәссамнары, язучылары иҗатын тәкъдим итү, халыкка таныту, иҗатка кызыксыну кимеп барган заманда яшь, үзенчәлекле шәхесләргә үз аудиториясен табарга булышу. Шуңа да «Калеб»нең очрашулары сәхнәләр белән генә чикләнми, ябык форматта да уза – бу яшь иҗатчыларны бер-берсе белән таныштыру, аралашуларын тәэмин итү һәм шушы аралашудан уртак иҗади проектларга дәртләндерү өчен эшләнә.
Кыскасы, сезне 26 сентябрьдә кичке сәгать 7дә «Актёрлар йорты»нда (Щапов урамы, 37нче йорт), «Театральное» кафесында узачак кичәгә көтеп калабыз. Керү бушлай.
Чыганак: http://www.intertat.ru