Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә Татарстан Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында ачылган “Мәгарифтә мәгълүмати-коммуникация технологияләр: үсешнең глобаль тенденцияләре” халыкара конференциясендә, әлеге технологияләрнең Татарстан мәгариф өлкәсенә ничек үтеп керүе турында сөйләде.
Конференция эшендә Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Рәшит Йосыпов, Федераль мәгариф үсеше институты директоры Фарис Харисов, Татарстан Республикасының Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры Николай Никифоров, Татарстан Республикасының Мәгариф үсеше институты ректоры Рәис Шәйхелисламов, Кадрлар әзерләү буенча милли фондның “Мәгариф“ өстенлекле илкүләм проектта “интернет” бүлеге җитәкчесе Владимир Кашицин һәм башкалар катнашты...
Наил Вәлиев журналистларга биргән интервьюсында билгеләп узганча, Татарстан мәгарифне мәгълүматлаштыру мәсьәләсендә Россиянең башка төбәкләреннән калышмый, чөнки республика җитәкчелеге моңа җитди игътибар юнәлтә. “Дөрес, мәгариф учакларында 11 процент тирәсе җиһазлар инде шактый искергән, әмма гомумән алганда, компьютерлар начар түгел. Иң иске компьютерларны без әкренләп алмаштыра барабыз”, - дип белдерде министр. Ул ассызыклаганча, мәктәпләргә техника кайтаруны гына түгел, кешеләрне дә бу җиһазлардан файдалана белергә өйрәтү зарур. “Шушы көннәрдә Татарстан мәктәпләренең 7,5 меңләп укытучысына компьютер серләрен төшендердек”, - дип хәбәр итте Наил Вәлиев.
Министр докладында әйтеп узганча, 2007 елда Татарстан Хөкүмәтенең финанс ярдәме белән, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының федераль конкурсларда актив катнашуы һәм җиңүе нәтиҗәсендә, 57,9 миллион сумга тәңгәл җиде проект гамәлгә ашырылган, бу мәгарифне мәгълүматлаштыру инфраструктурасын булдыру процессын уңышлы дәвам итү мөмкинлеген биргән. Хәзерге вакытта министрлык тарафыннан 11 проектны тормышка ашыру буенча эш алып барыла. Алар түбәндәгеләр: гомуми белем бирү учреждениеләрендә куллану өчен программа тәэминаты пакетын лицензияләү, илнең ирекле программа тәэминаты пакетын сынап карау, мәгариф учакларын интернет челтәренә тоташтыру, мәгариф системасын мәгълүматлаштыру, физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен махсус җиһазлар, аппарат-программа комплексларын кайтару, федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә мәгариф өлкәсе белән идарә итү өчен селектор киңәшмәләр һәм электрон форумнар системасы үсеше, балаларның өстәмә белем системасында мәгълүмати-коммуникация технологияләрне куллану һәм башкалар.
"Татар-Информ"