Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә Истанбулда VIII халыкара тюркология конгрессы башланды. 4 көн дәвам итәчәк фәнни-гамәли чарада Идел-Урал-Кырым төбәге халыкларының тел,әдәбият, сәнгать мәсьәләләре тикшерелә. Анда АКШ, Алмания, Австрия, Австралия, Азәрбайҗан, Албания, Алжир, Белоруссия, Болгария, Венгрия, Греция, Иордания, Иран, Казакъстан, Кыргызстан, Кытай, Литва, Македония, Монголия, Польша, Россия, Румыния, Сербия, Төркия, Украина, Франция, Хорватия, Швеция, Эстония, Үзбәкстан, Япония кебек дөньяның 40 иленнән 300дән артык галим катнаша.
Истанбул университеты, Юныс Әмрә институты һәм Төрек хезмәттәшлек вә координаторлык агентлыгы идарәсе (ТИКА) тарафыннан уртаклыгында оештырылган бу җыенда 70тән артык секция эшли. Аларның һәрберсе тюркология өлкәсендә тиңсез хезмәтләре белән фән тарихында тирән эз калдырган гыйлем ияләренең исемнәре белән аталган. Шул исәптән татар-башкорт халкының күренекле галимнәре Рәшит Рәхмәти Арат, Зәки Вәлиди Тоган, Әхмәт Тимер, Сәгадәт Чагатай, Габделкадир Инан,Әдһәм Тенишев исемнәрен дә күрергә мөмкин.
Истанбул университетының VIII халыкара тюркология конгрессы эшенә Казан федерал университетыннан Асия Рәхимова, Әлфия Йосыпова, Зөбәйдә Биктаһирова, Россия фәннәр академиясеннән Розалия Солтангәрәева, Санкт-Петербург дәүләт университетыннан Алия Сөләйманова кебек татар галимнәре дә катнаша. Аларның “Татар теле үсешендә урыннарын чит тел терминнарына калдырган сүзләрнең тел тарихында тоткан урыны”, “XIX гасырда икетелле төрки диалектларның сүзлекләре (Сүзлек белеме буенча тикшеренү)”, “Төрек һәм татар мәдәниятләрендә “Сөю” кәлимәсенең мәгънәсе”, “Кошлар турында башкорт биюләренең мифологик тамырлары”, “Постмодернизмда “Авторның аркасына яшерелгән битлек” исемле метод” дигән темаларга чыгыш ясаулары көтелә.
Конгресс эшчәнлеге бүген иртәнге якта тюркологиянең хәзерге халәте турында видеоязма күрсәтү белән башланып китте.
Кунакларны сәламләп, Истанбул университеты ректоры Юныс Сөйләт, Төркия дәүләте Югары белем бирү корылышы рәисе вәкиле Йекта Сарач, Төркия президент аппараты җитәкчесе Мостафа Исән, Төркия мәгариф министры Нәби Авҗы, Истанбул университеты әдәбият факультеты деканы Мостафа Өзкан чыгыш ясадылар.
VIII халыкара тюркология конгрессы эшчәнлеге 4 октябрь көнне төгәлләнәчәк.