Татар мәгарифе порталы
2013 елның 2-8 октябрендә Португалиядә узачак «VENTO DE LESTE 2013» дип исемләнгән Халыкара сәнгать фестивалендә ТР халык уен кораллары Дәүләт оркестры катнашачак. Алар анда үзләренең сәнгать җитәкчесе һәм дирижер, Россиянең халык артисты, профессор Анатолий Шутиков җитәкчелегендә бара. Бу фестиваль Россиядә үткәрелгән музыка, бию, рәсем һәм кулланма сәнгать атналыгы кысаларында уздырыла.
Чара, катнашучыларны кабул итүче РФ чит ил буенча эшләр министрлыгы, Португалиянең мәдәният министрлыгы, Португалиядәге РФ илчелеге һәм шәһәр мэриясе сак астында, Лиссабон, Алгарве, Бежа и Севилья шәһәрләрендә уздырылачак.
Фестивальны оештыручы - «Мәдәният иле» мәдәни проекты үзәге».
Музыкантлар, фестиваль өчен махсус иң төсләргә бай булган композицияләрен әзерләгәннәр. Ф. Яруллин, А. Луппов, Л. Хамиди, Э. Бакиров әсәрләре, алар арасында шулай ук ТР халык артисты Резедә Галимова башкаруында (сопрано) татар халкының алыштыргысыз халык җырлары «Талы-талы», «Эрбет» һ.б. да бар.
Музыкантлар Португалия оештыручыларына символик ядкяр (сувенир) итеп Татарстаннан татар бизәкләре белән чигелгән түбәтәй бүләк итәчәкләр һәм татлы чәк- чәк белән сыйлыячаклар. Коллективка үз ярдәмен Татарстан Республикасы хөкүмәте күрсәтәчәк.
Милли программадан тыш, Анатолий Иванович Шутиков җитәкчелегендәге музыкантлар әле Ф. Мендельсон, М. Жарра, Л. Ардитти, И. Кальман, Х. Хименес, П. Чайковский, С. Рахманинов-Яшкевич, Д. Шостакович, Г. Шендерев, Н. Осипов, М. Вахутинский, В. Городовская кебек композиторларның әсәрләрен дә башкарачак.
Тамашачы оркестр чыгышларын гына түгел, инструменталь сололар да, дуэтлар, ансамбль чыгышлары күрә һәм ишетә алачак. Фестивальнең гала-концерты 8 октябрь көнне Сетубал шәһәрендә узачак.