Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Күптән түгел “XXI гасыр Кулибиннары” исемле I республикакүләм яшь уйлап табучылар олимпиадасы тәмамланды. Бу чара юкка үткәрелми, быел рационализатор һәм уйлап табучылар җәмгыятенә 50 яшь тула икән. Олимпиаданы оештыручылар арасында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Рационализатор һәм уйлап табучылар җәмгыяте республика үзәге бар.
Бу кызыклы чара җиңүчеләрен котлау тантанасы 2 июль көнне Татарстан Репсубликасының Мәгариф һәм фән министрлыгы бинасында узачак (Дзержинский ур., 3, киңәшмәләр залы).
Ярыш дүрт номинациядә барган:
1. “Шәһәр мәгариф оешмалары, өлкән төркем (14–17 яшь)”;
2. “Авыл җирлегендәге мәгариф оешмалары, өлкән төркем (14–17 яшь)”;
3. “Шәһәр мәгариф оешмалары, кече яшьтәгеләр төркеме (10–13 яшь)”;
4. “Авыл җирлегендәге мәгариф оешмалары, кече яшьтәгеләр төркеме (10–13 яшь)”.
Һәр номинациянең үз җиңүчесе бар. Ләкин горур лауреат исемен бары 18 укучы ала. Әлеге исемгә алар һичшиксез лаек. Мисал өчен, Яр Чаллы шәһәреннән Айрат Садыйков агач материалларны эшкәртергә өйрәтүче кыру станогы уйлап тапкан. Ютазы егете Дмитрий Мелентьев “Яктырту җайланмасы” уйлап чыгара. “Сөйләмне үстерә торган тавыш яздыручы җайланма”сы өчен Әлмәттән Маресель Трофимов шулай ук югары бәягә лаек була. Киләчәктә алар арасыннан да билгеле галимнәр, дөньякүләм танылачак уйлап табучылар чыкмас, дип кем әйтә ала!
Лауреатлар һәм аерым номинацияләрдә җиңү яулаган балаларның исемлеге өстәмә файлларда беркетелгән.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
XXI гасыр Кулибиннары-1.doc | 24.5 KB |
XXI гасыр Кулибиннары-2.doc | 24 KB |
XXI гасыр Кулибиннары-3.doc | 25 KB |
XXI гасыр Кулибиннары-4.doc | 24 KB |
XXI гасыр Кулибиннары-5.doc | 33.5 KB |