Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Төркиянең кырым һәм казан татарлары күпләп яши торган Искешәһәр каласында “III халыкара татар тарихы мирасы” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция башлануга санаулы көннәр генә калды. Ул Искешәһәр губернаторлыгы, Османгази университеты һәм “Төрки дөнья мәдәният башкаласы” агентлыгы тарафыннан 9-11 октябрь көннәрендә оештырыла.
Османгази университетының Конгресс үзәге бинасында үтәчәк бу чарада Алтын Урда дәүләтенең мирасчысы булган кырым, казан һәм нугай татарларының теле, әдәбияты, фольклоры, археологик табылдыклары кебек тарихи мирасы буенча фәнни тикшеренүләр турында 70кә якын доклад яңгыраячак.
Конференциядә, Төркиянең үзеннән кала, Азәрбайҗаннан, Италиядән, Кырымнан, Монголиядән, Румыниядән, Россиядән һәм Япониядән чакырылган гыйлем ияләре белән бергә, Казан федераль университетыннан - Венера Әминева, Камил Әһсәнов, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтыннан - Гөлнара Габдрахманова, Россия фәннәр академиясе Шәркыят институтыннан - Әлфинә Сибгатуллина, Татарстан дәүләт архивы идарәсеннән Ильяс Мөстәкыймов кебек татар галимнәренең дә катнашулары көтелә.
“Халыкара татар тарихы мирасы” конференциясенең беренчесе 2008 елда Румыниядә Конста́нца шәһәрендә оештырыла. Анда 17 кеше чыгыш ясаган булса, 2010 елда үткәрелгәнендә 52 доклад укыла. Ләкин, халыкара дәрәҗәдә үткәрелүенә карамастан, Кырым һәм Татарстан вәкилләре катнашмаган була. Быел Искешәһәрнең төрки дөнья мәдәният башкаласы булуы нисбәтеннән, конференциянең чираттагысын нәкъ менә бу шәһәрдә үткәрергә кирәклеге карары кылына.
Чараның беренче һәм икенчесе “Румыния мөселман татар төркиләре демократик берлеге” тарафыннан финансланган була. Юу юлы конференциянең матди йөген Искешәһәр губернаторлыгы белән “Төрки дөнья мәдәният башкаласы” агентлыгы тарта.
Әлеге фәнни чараның идея авторы - тарих галиме, Румыниядә туып үскән кырым татары, Бабеш- Больяи университетының тюркология һәм Урта Азия тикшеренүләре институты мөдире, элеккеге дипломат һәм Румыния парламентында бу илдә яшәүче татарларны тәкдим иткән беренче вә бердәнбер сәясәтче Тасин Гемил үзе дә Искешәһәрдә узачак конференциядә мактаулы кунак буларак урын алачак.
Күптән түгел Тасин Гемилгә 70 яшь тулды. Аны юбилее белән төрле иҗтимагый оешма җитәкчеләре, сәясәтчеләр, фән эшлеклеләре, дипломатлар, Румыниянең Мәскәүдәге илчесе Василе Соаре котлап, махсус мәҗлес оештырдылар. Әлеге тәбрик җыенында иң мәртәбәле кунак буларак, Татарстан фәннәр академиясе президенты, профессор Әхмәт Мазһаров та тирән мәгънәле, җылы теләкләрен җиткерде Һәм юбилярга Татарстан фәннәр академиясенең көмеш медален вә Рәхмәт хатын тапшырды. Моңа теләктәшлек буларак, Тасин Гемил Румыния татарлары белән Татарстан арасында тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштырырга, бөтен дөнья татарларының берләшүендә Казанны мәркәз итеп куярга кирәклеген белдерде.