Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Укытучы һөнәре иң борынгы һәм бүгенге көндә иң таралган һөнәрләрнең берсе, мөгаен. Укытучы ярдәме белән балалар белем алганнар, аларны арттыра һәм үстерә барганнар. Кайчандыр халык педагогикасы булган фән бүген дәүләт дәрәҗәсендә төрле сынаулар уза-уза "үзгәрә" бара.
Бу урында "камилләшә" сүзе дөресрәк туры килер иде, әмма әлеге терминны кулланудан бераз тыелып торам. Әле аңа иртәрәк кебек. Заманча технологияләрне куллану киңәйсә дә, белем дәрәҗәсе артса да, камилләшкән педагогика ысулларын куллану дәрәҗәсе әле түбән кебек. Авыл җирләрен эшкәртү өчен чит ил техникасын кайтартып җирне тиз генә эшкәртеп мул табыш алып булса да, чит ил педагогикасы ысулларын безнең балаларда куллану шундый ук нәтиҗәне бирмәскә мөмкин. Иң элек трактористларын укыткан кебек моның өчен укытучыларны да яңа методикаларга укытырга, укучыларны да җирне әзерләгән кебек ныклап әзерләргә кирәк бит. Һәм кирәкме икән? Укытучыларга андый укучылар, укучыларга андый укытучылар кирәкме? Безнең киләчәк нинди булырга тиеш?
Педагогика алдында сораулар күп. Аларның саны артканнан-арта бара, ә чишелешләре әле дә күренми. Кайбер укытучыларның алдынгы белем бирү ысуллары "өстән" килгән таләпләргә туры килә алмыйча, укытучысы белән бергә мәктәпләрдән китеп бара. Үз куллары белән агач утыртып күрсәткән биология укытучысына алмашка компьютер программалары килә, чүкеч тотып урындыклар ясаган хезмәт укытучылары бүген укучы балалары белән роботлар узышында ярыша.
Әлбәттә, киләчәктә роботлар заманы булып, кешеләргә анда урын булмаса, мондый "коры", роботлар да җавап бирә алырдай тест вариантларын гына сайлап алып имтиханнар үткәрсәң дә ярыйдыр. Роботлар өйдә үзләре тузан суыртып йөргән заманда балаларга чисталык тәрбиясен бирүгә дә алай әһәмият бирмәскәдер?!
Кайберәүләр мине арттыра, диярләр. Бәлки шулайдыр да. Бер мисал китерәсем килә:
Казанда яшәгән яисә булган кешеләр Казан үзәгендә бер тереклеге дә булмаган таштан гына торган Петербург урамының яшьләр белән тулуына игътибар иткәндер. Кулларында планшет компьютерлар яисә смартфоннар. Урын басар җир юк. Ә аннан ерак түгел Кабан күле янында һәм аның янындагы ямь-яшел Меңъеллык паркында - табигать кочагында - җан әсәре дә юк, диярлек. Тере җан иясе - кеше - тереклектән аерылып килә. Бүгенге Маугли мультфильмын караган яшьләр Мауглиның "Мы с тобой одной крови - ты и я" сүзләрен бүген аңламыйлар да кебек.
Укытучылар көне. Кем соң син, укытучы? Кемнәрне тәрбиялисең? Тәрбиялисеңме, әллә заман законнарына каршы килергә кыймыйча тормышны читтән генә күзәтәсеңме? Электрон журналлар тутырып, отчетлар биреп, дистә укучы арасыннан берсен сайлап алып аны олимпиадаларга әзерләп класста укучыларың барын онытмыйсыңмы? Аларны искә төшерергә вакытың каламы?
Укытучы ул борынгы Грециядә генә кол булганмы? Үз сүзеңне әйтергә бүгенге көндә хокукың бармы?
"Кем ул укытучы?" дигән сорауга һәркем үзенчә җавап бирер. Һәркемнең тормышка үз күзаллавы. Әмма шулай да укытучыларның баш хәрефтән Укытучылар булуларын, белемнәре һәм талантлары белән укучылары алдында һәрвакыт остаз булуларын, яраткан эшләрен яратып башкару өчен вакытлары һәм мөмкинлекләре булуын телим! Тумыштан һәр бала да талантлы туа. Шуларның барысының да талантларын ача алуыгызны, классыгызда булган һәр балагызның да "4", "5" билгеләре генә ала торган белемнәре булуларын телим. Яраткан эшегез белән шөгыльләнү өчен ныклы сәламәтлек, сәламәтлекне ныгыту өчен һәр елны дөньяның төрле почмакларын күреп кайтырлык финанслар булуын теләп калам!
Мәңгегә укучыларыгыз горурланырлык укытучы булыгыз, укучыларыгызның барысы да Сез - Укытучы горурланырлык кеше булсын! Бәйрәм белән Сезне!
Ихтирам белән, Белем.ру порталы җитәкчесе Раил Гатауллин
Фикерләр
Кунак
5 Октябрь, 2013 - 21:17
Permalink
Рәхмәт!
Рәхмәт! Сезне дә бәйрәм белән!