Татар мәгарифе порталы
9, 10, 20 октябрь көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган «Алтын көз» спектакленең премьерасын тәкъдим итә.
“Алтын көз”не сәхнәгә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Рәшит Заһидуллин куйды. Кеше тормышы да, табигать төсле, төрле фасыллардан гыйбарәт. Ямьле язлар һәм җылы җәйләрдән соң, адәм баласы алтын көзгә аяк басканын сизми дә кала.
Агач әзерләү пунктында бердәнбер кеше яши торган йортта, карт белән карчык гомер кичерә. Алар тормыш сукмагыннан иңне-иңгә куеп, 50 ел бергә атлаганнар. Һәм алар, яңа гына килеп кергән ялгыз хат ташучы хатын белән берлектә, үзләренең алтын туйларын билгеләп үтәргә җыеналар. Ләкин мәхәббәт бәйрәме, әлеге әсәрнең өч каһарманы өчен дә уртак булган ялгызлык бәйрәменә әверелә.
Картлар тормышы турында эчкерсез, җиңел һәм үтемле спектакль бу. Уйланулар һәм нечкә юморга корылган әлеге гаҗәеп сәхнә әсәре, бүгенге көндә сирәк очрый торган сыйфатлы халык юморы белән сугарылган, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Спектакльдә сәхнә осталары: Росиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова, Татарстанның халык артистлары Ләлә Миңнуллина, Тимер Зиннуров, Татарстанның атказанган артисткалары Әлфия Хәсәнова, Люция Гәлләмова һәм артистлар Булат Зиннәтуллин, Зөлфәт Закиров катнаша.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt