Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Юто Хишияма 13 миллионга якын кешесе булган Япониянең башкаласында яши. Россия турында да мәгълүматлары аз булган японнар арасында татар телен өйрәнүче кеше барлыгына күпләр шикләнебрәк карый.
Токио чит телләр университетының төрек бүлеге аспирантурасында белем алучы япон егете үзлегеннән татар телен өйрәнә. Кайбер милләттәшләребез кирәк дип тапмаган телдә Юта иркен аралаша да, укый-яза да белә.
Телгә татар моңы аша килгән япон егете галим булырга әзерләнә. Киләчәген нәкъ менә безнең телгә бәйләргә ниятләгән ул. Аспирантурадагы фәнни хезмәтен дә татар әдәби теленең орфографиясен өйрәнүгә багышлаган. Шуңа да ул татарлар тормышы, көнкүреше, мәдәнияты белән якыннанрак танышу өчен Татарстанда килде, Казанда тел галимнәребезнең хезмәтләре, татар язучыларның китаплары белән танышты. Фәнни эшчәнлегендә кирәк басмаларны үзе белән Япониягә алып китте.
- Татар әдәби теленең орфографиясендә кайбер катлаулы кагыйдәләр бар. Мәсәлән, башкорт телендә “ҡәнәғәт” дип языла торган сүз татар телендә “канәгать” дип языла, “бәгырь” сүзенә сузык авазлардан башланган кушымчалар (мәсәлән монда “-е” кушымчасы) ялганганда, “бәгъре” дип языла. Татар телен өйрәнгәндә, шундый кагыйдәләр белән бик кызыксынып киттем. Нигә шулай икәнен беләсем килде. Бу хакта тирәнрәк мәгълүмат алырга телим. Узган елгы диплом эшем татар теленең орфографиясе хакында булды. Ә хәзер инде орфографияне генә түгел, татар теленең башка якларын да өйрәнергә ниятләп торам. Киләчәктә татар һәм башкорт теле белгече булып университетта эшлисем килә. Татар теле японныкына охшаш. Аеруча грамматика төзелеше бик якын дип уйлыйм. Япон һәм татар җырларының аһәңнәре хакында әйтәсе дә юк инде, - ди Юто Хишияма.
Ютоның бабасы Икенче дөнья сугышы беткәндә хәзерге Төньяк Корея җирендә булган. Алар Совет гаскәре тарафыннан тоткарланып, Себердәге лагерьләргә юлланган була. Биш ел авыр хезмәттә булган бабай, лагерь хезмәткәрләре арасында төрле милләт кешеләре булганын һәм алар арасында татарлар очравын оныгына да әйтә. Бүгенге көндә Япониянең бер авылында гомер итүче 91 яшьлек япон бабае күңелендә татарлар үзенчәлекле милләт буларак истә калган икән.
Юто татар теле серләренә тагы да ныграк төшенер өчен Казанга укырга килергә теләвен белдерә. Татарстанга булган сәфәрендә башкалабызны яратып кабул итүен дә яшерми егет.
- Бу сәяхәт минем өчен чит илгә беренче сәяхәт булгач, Татарстанда барысы да кызыклы һәм шаккаттыргыч булды. Казанга килеп төшкәч тә, сездә Токио белән чагыштырганда салкынрак, ләкин һава күпкә чистарак икәнен сиздем. Ашауга килгәндә, татар ризыкларының бик тәмле икәненә шаккаттым, аеруча чәкчәк ошады миңа. Дусларым белән япон ресторанында да булдык. Сездә сушины да Япониядагы кебек тәмле итеп әзерлиләр.
Казанның Япониядән аермалы яклары да күзгә ташланды. Мәсәлән, бездә машиналар сул якта йөри, сездә исә - уң якта. Казанда машиналар тизрәк йөри, светофорлар азрак, метро станцияләре караңгырак. Матур өйләр һәм биналар исә Казанда Токиодан күбрәк. Сезнең кибетләрдә сатучылар елмаймый, бездә гел елмаеп торалар. Казан автобусларында акчаны кондукторлар җыя, бездә - автомат. Сездә урамда эчемлекләр сату автоматлары юк, бездә алар бик күп, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Япония кунагы.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt