Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан парламентында киләсе ел бюджеты проекты буенча фикер алышулар дәвам итә.
Татарстан парламентында киләсе ел бюджеты проекты буенча фикер алышулар дәвам итә. Бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетында “Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР законы проектын карадылар. Анда ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.
Сәрия Сираҗиева Татарстан Республикасының 2014-2016 елларга социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдим итте. Радик Гайзатуллин киләсе ел бюджеты проектының төп параметрлары белән таныштырды.
Сәрия Сираҗиева билгеләп үткәнчә, 2014-2016 елларда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы фонды уртача 18 процентка артачак. РФ Президентының май указларын тормышка ашыру өчен, 4 өлкә, шул исәптән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре буенча “Юл картасы” эшләнгән һәм федераль министрлыклар белән килештерелгән.
“Юл картасы”нда хезмәт хакын арттыру буенча чаралар гына түгел, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән чаралар каралган. Мәдәният өлкәсендә “Юл карата”сын тормышка ашыруның төп күрсәткечләре булып театрлар, концертларның, музей учреждениеләренең, яхшы хәлдә булган мәдәни мирас объектларының, интернет челтәренә тоташкан китапханәләрнең санын арттыру тора. Мәгариф өлкәсендә исә 3-7 яшьлек балаларга мәктәпкәчә белем бирү, дәүләти булмаган балалар бакчалары челтәрен үстерү, Бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләре һәм башкалар тора.
Урынбасар хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 8 дәүләт программасы расланган, 16сы буенча килештерү процедурасы бара. Алар арасында мәгарифне һәм фәнне, мәдәниятны үстерү буенча дәүләт программалары, “2014-2023 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы бар. “Милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан, яңа дәүләт программасы эшләнде. Бу – “Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” программасы. Бу программа шушы көннәрдә кабул ителде”, - диде Сәрия Сираҗиева. Шулай ук белем бирүне үстерү стратегиясен үз эченә алган "Киләчәк" программасы дәвам иттереләчәк.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru