Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Республикабызда БДИ һәм БРИлар тәмамланып килә. Әйтик, 31нче июнь көнне “икенче дулкын” имтиханнарының соңгы сынавы үтте. Әмма Бердәм дәүләт имтиханына бәйле шау–шу әле бетәргә җыенмый. Бүген Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгында Икътисади җинаятьләрне ачу, аларны булдырмауга багышланган брифинг узды. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләрне булдырмау идарәсе хезмәткәре Тимур Минушев ассызыклаганча, соңгы алты ай эчендә теркәлгән җинаятьләр арасында иң күбе мәгариф өлкәсендә кылынган. Бу – 89 җинаять очрагы.
Бер карашка БДИ һәм БРИ тапшырганда хокук бозулар мөмкин түгел кебек. Аерым бүлмә, компьютер, укучы. Имтихан барышын БДИ пункты җитәкчесе, өстәвенә, алдан ук теркәү узган бәйсез күзәтүчеләр карап тора. Ләкин биредә дә юлын табалар.
Татарстанда гына түгел, Россия сайтларында да кайнар тема булып торган очрак – Балтач районы мәктәпләренең берсендә әти–әниләр күрше авыл мәктәпләреннән укытучылар, студентлар чакыртып, балаларына ярдәм итәргә уйлый. Имтихан башлануга берничә сәгать кала, укытучыларны мәктәп подвалына төшерәләр, ишекләр шунда ук мөһерле кәгазь белән “ябыла”. Болар бар да Бердәм дәүләт имтиханы пункты җитәкчесе һәм аның ярдәмчеләре белән килешенеп эшләнелә. Алай гына да түгел, укучылар белән подвалдагы укытучылар арасында арадашчы булып нәкъ менә БДИ пункты җитәкчесе йөри. Күрәсең, алга таба имтихан күзәтүчеләрнең үзләрен күзәтергә дә кешеләр җыярга кирәктер. Көлке, шулай да зур проблема.
Игелекләре өчен әти–әниләрдән 3–7мең күләмендә акча сорыйлар. Анда да гаилә кеременә карап, саллырак сумма таләп итәләр.
Тимур Минушев сүлзәренә караганда, республикабызда шундый тагын сигез очрак теркәлгән. Татарстанның кайбер районнарында әле дә тикшерү бара икән.
Бар җинаятьләрнең 60 проценты көнкүреш белән бәйле коррупциягә кагыла. Биредә дә беренче урында ришвәт белән “чирләүче” югары уку йортлары, һөнәри белем бирү оешмалары тора. Югары уку йортларында профессор–укытучылар составы студентлардан уңышлы сессия бәрабәренә акча сорый. Шулай ук урта белем бирү оешмалары җитәкчеләре дә ришвәт алудан читтә калмый. Бу очракта уку йортын тәмамлаганы өчен документ биргәнгә ришвәт ала.
Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре фикеренчә, бу сферадагы җинаятьләрне ачыклауга зыян күрүчеләр генә ярдәм итә ала. Моның өчен министрлык сайтларында махсус кабул итү “бит”ен ясаган. Биредә гражданнар коррупциягә бәйле җинаять очракларын хәбәр итә ала. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен “ышаныч телефоннары”нда да кабул итәләр: алар Казан буенча 052, Татарстан Республикасы буенча 291–20–02.
Фотосурәттә: ТР ЭЭМның Икътисади җинаятьләрне булдырмау идарәсе хезмәткәре, милиция капитаны Тимур Минушев