Татар мәгарифе порталы
Сез монда
7 ноябрьдә данлыклы татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның туган көне. Г.Камал театрының күркәм традициясе буенча, яңа сезонның төп премьерасы нәкъ шул көнне тәкъдим ителә.
Быел камаллылар режиссер Фәрит Бикчәнтәев куелышында Галиәсгар Камалның “Банкрот” комедиясен сәхнәләштерде. Премьера драматург Галиәсгар Камалның тууына 135 ел тулуга багышлана.
1939 елдан бирле татар театрыннан аерып булмаган Галиәсгар Камалның «Банкрот» (1911) пьесасы - милли классик драматургиядә кабатланмас әсәр үрнәге булып тора.
Бу сатирик комедиянең үзәгендә хәйләкәр Сираҗетдин - сәүдәгәр образы. Җиңел генә баеп китү исәбе белән ул хәйлә уйлап таба: банктан зур суммада кредитка акча алып яшереп куя да, товар алырга дигән булып Мәскәүгә китә һәм поездда таланган, шуңа күрә акылдан шашкан булып кылана.
Әлеге комедия белән танышу мәктәп бусагасыннан ук башлана, ә театр тарихы исә бу пьесаның төрле чорларда төрле куелышларын хәтерли. Төп рольдә төрле елларда театрның иң затлы артистлары уйный: Габдулла Кариев, Хәлим Әбҗәлилов, Рәфкать Бикчәнтәев, Равил Шәрәфиев… Совет заманында пьесаның төп асылын тәшкил иткән Сираҗетдинның хәйләсе үзенең беренчел мәгънәсен югалтса, тик бүгенге капитализм үсеп килгән чорда ул кабат яңача яңгыраш ала, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Галиәсгар Камалның 135 еллыгы алдыннан театр әлеге шаулы комедиягә кабат мөрәҗәгать итте. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев, пьесадагы образларны традицион чишүне кире кагып, әсәрнең асылын Ләйсән Рәхимова башкаруындагы төп геройның хатыны - Гөлҗамал аша чишә. Сираҗетдин ролендә – Радик Бариев.
Режиссер Фәрит Бикчәнтәев, рәссам Сергей Скоморохов «Банкрот» спектаклендә уңышлы афера турында гына түгел, ә шул чорның рухы, тарихта шаулы дулкын булып күтәрелгән шагыйрьләр, сәясәтләр, галимнәр һәм сәясәтчеләрнең хәйлә, ялган аша уңышка ирешергә омтылучылар, шулай ук татарның яңарыш дәвере хакында да.
“Банкрот” спектакленең премьерасын 7, 8, 9 һәм 10 ноябрь көннәрендә тамаша кылырга мөмкин.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt