Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Моның өчен республика бюджетыннан 2 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Әгерҗе шәһәренең 3 нче мәктәбендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга уңайлы мохит тудыру өчен Татарстан Республикасы казнасыннан 2 миллион 178 мең сум акча бүлеп бирелгән. Биредә төзелеш эшләре ахырына якынлаша.
Капкадан башлап мәктәп бинасына кадәр диярлек уңайлы пандус ясалган. Төзүчеләр бинага керү ишеген дә киңәйткән. Монда коляскалы инвалидлар өчен тагын пандус ясап куйганнар. Пандус та, баскычлар да, керү мәйданчыгы да резина вагы белән капланган. Ул бигрәк тә бозлавыкта таймас өчен уңайлы.
Мәктәпнең нигездә беренче каты инвалидлар өчен уңайлы итеп эшләнгән. Биредә бәдрәфләр үзгәртеп корылган. Икесендә дә коляскалы инвалидлар өчен кабинкалар киңәйтелгән, тоткычлар ясалган. Аларга мәктәп ашханәсенә керү өчен дә аерым ишек ясалачак. Кыскасы, бу мәктәптә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга уңайлы булачак.
- Районыбызда физик мөмкинлекләре чикле 165 бала яши. Аларның күбесе өй шартларында гына белем ала. Кайберләре “Телешкола“ дигән дистанцион уку системасы нигезендә укый. Ләкин аларга яшьтәшләре белән аралашу җитми. Ә бу бик тә мөһим. “Уңайлы мохит“ программасы нәкъ менә шуңа юнәлтелгән дә инде. Балаларыбыз бу мәктәпкә килеп белем алсын, төрле чараларда катнашсын, яшьтәшләре белән рәхәтләнеп аралашсын, сабакташлары аларга кимсетеп карамасын, ярдәм итәргә өйрәнсен өчен башкарылган эш инде бу, - ди мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
- Хәзер инклюзив укыту турында бик күп сөйлиләр. Бу - инвалид балаларның гадәти мәктәптә башкалар белән бергә укуы. Тиздән без дә бу системаны тормышка ашыра башларбыз дип уйлыйм.
Мәгариф идарәсендә киләчәктә Тирсә һәм Красный бор мәктәпләрендә дә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлы мохит тудырылачагын хәбәр иттеләр. Бу - заман таләбе. Бала беркайда да үзен кимсетелгән итеп хис итмәскә һәм яшьтәшләре белән аралашып үсәргә тиеш, - ди әлеге идарәнең инвалид балалар белән эш итүче баш белгече Гүзәл Капилова.
Бу хакта “Әгерҗе хәбәрләре” җиткерә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru