Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы оешуга 45 ел тулу уңаеннан тантаналы чара булып узды. Бәйрәмгә Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, “УРС-Сәүдә йорты” ҖЧҖ директоры Марат Камалов, “Главнефтегазстройсервис” Идарә итүче компаниясе директоры урынбасары Ришат Мотыйгуллин, Азнакай районы “Туклану комбинаты” директоры Мансур Гафиятуллин, техникумның социаль партнерлары булган “ЭССЕН”, Район кулланучылар җәмгыяте, “Перекресток”, “Әлмәт икмәк заводы” һәм башка күп кенә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять вәкилләре килгән иде.
Каладагы уку йортлары арасында бай тарихы, саллы абруе булган сәүдә –икътисад техникумы берничә ел элек Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты составына кертелеп, югары уку йортының урта һөнәри белгечлек факультеты дип атала башлады. 45 ел дәвамында биредә 16 меңнән артык студентка белем бирелгән. Техникум студентлары сәүдә, көнкүреш хезмәте, имминият һәм башка тармакларда алыштыргысыз хезмәткәрләр.
Юбилейга багышланган бәйрәм чарасын башлап Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры Ильяс Салахов ачты, техикумның эшчәнлеген заманга яраклы итеп оештыра алган ветеран җитәкчеләргә, укытучыларга, белгечләргә һәм барлык хезмәткәрләргә олы рәхмәт әйтеп, иң изге теләкләрен җиткерде.
Район башлыгы Мәҗит Салихов, башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов исеменнән коллективны һәм килгән кунакларны Наҗия Хәйдәрова тәбрикләде. Ул күп тапкырлар алтактасы алмашынса да, уку йортының әһәмияте, ул әзерләп чыгарган югары квалификацияле белгечләргә һәрвакыт ихтыяҗ булуын әйтте . “Урта һөнәри белем бирү факультеты мәгарифнең иң заманча алымнарына таянып, бүгенге көн таләпләренә җавап бирергә сәләтле белгечләр әзерләвен дәвам итә, моңа кадәр яшәп килгән традицияләргә тугры калган хәлдә елдан-ел үсә, камилләшә”, - дигән фикерне җиткерде.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru