Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Яңа Федераль закондагы нормалар буенча, баланы караган өчен чыгымнар өч төркемгә бүленә.
Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары, аерым алганда, вице-спикер Римма Ратникова һәм депутат Николай Рыбушкин соңгы вакытта җәмгыятьтә балалар бакчаларына түләүнең артуы белән бәйле ризасызлыкның туып килүен билгеләп үтеп, парламентта әлеге мәсьәләне карарга чакырды. Балалар бакчаларына түләү 2014 елның
ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин билгеләп үткәнчә, балалар бакчалары өчен түләүдәге үзгәрешләр “РФдә мәгариф турында” Федераль закон кабул ителү белән бәйле. Әлеге закон балалар бакчаларын тотуның тәртибен сизелерлек үзгәртә.
Яңа закондагы нормалар буенча, баланы караган өчен чыгымнар өч төркемгә бүленә. Беренчесе – белем бирү хезмәтләре өчен финанс чыгымнары, анда педагогларның, тәрбиячеләрнең хезмәт хакы, уенчыклар, укыту-методик әсбаблар белән тәэмин итүгә финанс чыгымнары керә. Бу чыгымнарны республика бюджеты күтәрә. Коммуналь чыгымнар – муниципаль бюджет җилкәсендә.
Өченче өлеше балаларны караган өчен чыгымнар белән бәйле. Менә монысы - ата-аналарның балалар бакчасы өчен түләве. Бу өлешкә туклану, хуҗалык-көнкүреш, медицина хезмәтләре күрсәткән, медикаментлар, тәрбияче ярдәмчесе, медицина хезмәткәрләре, ашарга әзерләү блогы һәм техник персонал өчен хезмәт хакы фонды чыгымнары керә.
Урынбасар хәбәр иткәнчә, 2014 елның 1 гыйнвареннан ата-аналарның балалаар бакчалары өчен түләү тәртибенә үзгәрешләр кертелә. Шул ук вакытта сизелерлек социаль ярдәм чаралары да каралган. Яңа федераль закон буенча, беренче бала өчен компенсация – уртача түләү күләменнән 20 процент, икенче бала өчен – 50 процент, өченче бала өчен 70 процент күләмендә билгеләнә.
Татарстан буенча өстәмә чараларга килгәндә, 1 гыйнвардан яңа социаль ярдәм чаралары кертелә. Компенсация бер гаилә әгъзасына туры килгән керемнән чыгып билгеләнә. Әгәр гаиләдә бер бала булып, бер айга 10 мең сумнан азрак керем чыга икән, бүгенге көндә бакча өчен түләү 1422 сум тәшкил итә. Бу очракта алар 284 сум компенсация ала (20 процент) һәм нәтиҗәдә бакча өчен түләү күләме 1138 сум килеп чыга. Яңа елдан бу категория 2504 сум акча түләргә тиеш. Компенсацияләрне исәпкә алып, ата-аналар 1502 сум түләргә тиеш булачак. Бу очракта республика бюджетыннан – 249 сум, муниципаль бюджетлардан 753 сум күләмендә компенсация түләнә. Димәк, бу категория өчен түләү 360 сумга арта.
Компенсация түләгәндә 10 мең сумга кадәр, 10 001 сумнан алып 15 сумга кадәр, 15001 сумнан алып 20 меңгә кадәр күрсәткечләр алына. Керем 20 мең сумнан артып китсә, өстәмә чаралар күрсәтелми, федераль законда каралган чаралар гына кала.
Данил Мостафин хәбәр иткәнчә, өстәмә ярдәм чараларын алу өчен документлар бала йөри торган бакчада республика материаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан кабул ителә. Шулай ук яшәү урыны буенча әлеге бүлеккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Соңыннан урынбасар җәмәгатьчелек арасында аңлату эшләре алып барылуын, министрлык сайтында мәгълүмат урнаштырылуын хәбәр итте.
ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров хәбәр иткәнчә, алга таба да аңлату эшләре дәвам итәчәк. Бу максаттан массакүләм мәгълүмат чаралары өчен матбугат очрашуы оештырылачак.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru