Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Киләсе елның башыннан балалар бакчалары өчен түләү арту сәбәпле, өстәмә ярдәм чаралары турында сүз барды.
Билгеле булганча, киләсе 2014 нче елның 1 нче гыйнварыннан балалар бакчалары өчен түләү күләме артачак. Шул ук вакытта мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүче гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чаралары да гамәлгә ашырыла башлый. Ул балалар бакчасы өчен ата-аналар түләгән акчаның бер өлешен компенсацияләүдән гыйбарәт булачак. Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ассызыклап узганча, мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү белән шөгыльләнүче оешмаларда баланы караган өчен ата-аналар түләгән акчаның бер өлешенә өстәмә компенсация әлегә Россиянең башка бер төбәгендә дә каралмаган.
Министр әлеге компенсациянең һәркемгә адреслы төстә бирелүенә басым ясады. Компенсация бер түбә астында яшәүче гаиләнең җан башына керем күләменә бәйле: бер кешегә – 10 мең сумга кадәр; 10 001 сумнан алып 15 мен сумга кадәр; 15001 сумнан алып 20 меңгә кадәр. Җан башына керем 20 мең сумнан артып китсә, өстәмә ярдәм күрсәтелми.
ТР Мәгариф һәм фән министры билгеләп үткәнчә, балалар бакчалары өчен түләүне арттыруга кагылышлы үзгәрешләр “РФдә мәгариф турында” Федераль закон кабул ителү белән бәйле. Әлеге закон балалар бакчаларында бала караган өчен түләүнең асылын сизелерлек үзгәртә. “Мәгариф турындагы” иске законда ата-аналар түләгән акча, баланы тоту өчен барлык чыгымнарның күләменнән чыгып санала иде, әмма аларның 20 процентыннан артык түгел иде.
Яңа закондагы нормалар буенча, баланы караган өчен чыгымнар өч төркемгә бүленә. Беренчесе – белем бирү хезмәтләре өчен финанс чыгымнары (педагогларның, тәрбиячеләрнең хезмәт хакы, уенчыклар, укыту-методик әсбаблар белән тәэмин итү). Бу чыгымнарны республика бюджеты күтәрә. Коммуналь чыгымнар – муниципаль бюджет җилкәсендә. Өченче өлеше балаларны караган өчен ата-аналар түләгән акча (балаларны тукландыру, хуҗалык-көнкүреш, медицина хезмәтләре, медикаментлар өчен чыгымнар, тәрбияче ярдәмчесе, медицина хезмәткәрләре, ашарга әзерләү блогы һәм техник персонал өчен хезмәт хакы фонды чыгымнары).
Шунысын билгеләп узарга кирәк: керем күләменә бәйле булмаган моңарчы түләнеп килгән федераль компенсация дә сакланачак. 2013 нче елның 1 нче сентябреннән аның күләме ата-аналар түләгән акчаның уртача күләменнән чыгып санала. Бу федераль закон таләбе. Элек исә компенсация ата-аналар түләгән акча күләменә карап билгеләнә иде. Ата-аналар түләүче акчаның уртача күләме ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә билгеләнә. Ул республикада гамәлдә булган балалар бакчаларының 7 категориясенең һәммәсендә түләү суммаларын кушып 7 гә бүлү юлы белән исәпләп чыгарыла. Шул рәвешле уртача күрсәткеч билгеләнә. Менә шул уртача күрсәткечнең беренче бала өчен – 20, икенче бала өчен – 50, өченче бала өчен 70 процент өлешен кире кайтару буенча компенсация түләнәчәк. Аңа дәгъва кылу өчен керем күләме мөһим түгел.
Ә ата-аналар түләячәк акчаның арттырылган өлеше учреждение төренә, баланың яшенә, баланың бакчада булган вакыт озынлыгына, гаиләдәге балалар санына бәйле. Бу сумма муниципаль башкарма комитетлары тарафыннан билгеләнә. Өченче һәм аннан соңгы балалар өчен аның күләме автоматик төстә 50 процентка кими. Мисал өчен, 2 нче категорияле 5 көн эшләүче балалар бакчасында 1-3 яшьтәге балалар өчен ата-аналарга 2294 сум түләргә туры киләчәк (ата-аналар түләгән акчаның уртача күрсәткече – 1251 сум), 3-7 яшьтәге балалар өчен ул 2283 сумны тәшкил итә.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк: документларда азык-төлеккә дә бәя күрсәтелгән. Күпчелек моны бутап, аерым сумма итеп кабул итә. Продуктларга бәянең ата-аналар түли торган акчаның гомуми күләменә инде кергән булуын аңларга кирәк. Энгель Фәттахов әйтүенчә, баланы бакчада тоту өчен республика буенча аена 9 мең сум акча сарыф ителә.
Физик мөмкинлекләре чикле, ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, шулай ук туберкулез интоксикацияле балаларны бакчада тәрбияләү өчен ата-аналардан акча алынмый.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru