Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Аның кысаларында укытучылар өчен мөселманнарга карата дискриминацияләүне булдырмау буенча махсус кулланма тәкъдим итү күздә тотыла.
7-8 ноябрьдә ТР Фәннәр академиясендә “Мәктәптә дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләрен (Основы религиозных культур и светской этики - ОРКСЭ) өйрәнү: проблемалар һәм перспективалар” темасына халыкара конференция уздырылачак.
ТР Фәннәр академиясе, ТР ФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм институтның Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге, ТР тарих укытучылары ассоциациясе оештырган конференция ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Анда, Татарстанның һәм, гомумән, Россиянең күренекле галимнәреннән тыш, Голландия, Франция, АКШ, Греция, Төркия, Кипр, Мисыр, Польша, Эстония, Молдова һ.б. илләрдән әлеге юнәлеш белән шөгыльләнүче белгечләр чыгыш ясаячак. Конференция кысаларында шулай ук Европаның танылган педагоглары тарафыннан мастер-класслар күрсәтеләчәк. Чараның бер өлеше видеоконференция кысаларында узачак.
Планлаштырылганча, конференция эшендә “Мәктәптә күп мәдәниятле җәмгыятьтә дин, мәдәният һәм этика укыту: дөнья һәм Россия тәҗрибәсе, төп проблемалар” темасына түгәрәк өстәл утырышы була һәм аерым секцияләрдә түбәндәге юнәлешләрдә фикер алышулар күздә тотыла: дини, мәдәни, милли үзенчәлекләр һәм хәзерге заман кыйммәтләре; дин һәм этика буенча белем бирүдә методик һәм методологик якын килү; укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү; күп мәдәниятле җәмгыятьтә дин һәм этика буенча белем бирү һәм толерантлыкны үстерү; Россиядә яңа укыту курслары кертеп җибәрүдә төбәк үзенчәлекләре.
Мөселманнарга карата дискриминацияләүне булдырмау буенча укытучылар өчен “Противодействие нетерпимости и дискриминации в отношении мусульман: руководящие принципы для преподавателей (борьба с исламофобией через образование)” дигән махсус кулланманы шушы конференция кысаларында тәкъдим итү дә каралган. Бу кулланмада ЮНЕСКО, Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешма (ОБСЕ) һәм Европа Советы тарафыннан зур хуплау тапкан, ислам тарихын һәм мәдәниятын объектив сурәтләүче, Россия һәм Татарстанның күп мәдәниятле җәмгыять булуын истә тотып эшләнгән Татарстан тәҗрибәсе (А.Н.Сахаров җитәкчелегендә дөнья күргән “Диннәр тарихы”) уңай тәҗрибә буларак тәкъдим ителгән. Бу турыда җентекләбрәк http://www.osce.org/ru/odihr/87759 сайтында танышырга мөмкин, дип “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр итә оештыру комитеты.
Форумның мәдәни программасында галимнәр һәм белгечләрнең Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгына, “Зөя утрау-шәһәрлеге” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеена, Раифа монастырена, Казан Кремлена, башкаладагы музейларга, шулай ук мәктәпләргә баруы каралган.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru