Татар мәгарифе порталы
Сез монда
12 ноябрь көнне 19 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовның 70 яшьлек юбилей кичәсе.
Айдар Хафизов Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры труппасына 1970 елда Казан театр училищасын тәмамлаганнан соң килә.
Артистның Шәриф Хөсәеновның “Әни килде” спектаклендә уйнаган беренче роле – Сәярне тамашачы бик җылы кабул итә. Шулай ук ул: Азамат – «Китмәгез, тургайлар!» А.Гыйләҗев, Салих – «Казан сөлгесе» К.Тинчурин, Корсамат – “Ахырзаман” Ч.Айтматов, Дерамо – “Болан патша” К.Гоцци, Җиһангир хан – «Хуҗа Насретдин» Н.Исәнбәт, Транио– «Тискәрегә авызлык» У.Шекспир, Пеппино – «Гаугалы гаилә» Эдуардо де Филиппо , Кадыйрбирде – «Идегәй» Ю.Сафиуллин, Ланфредини – «Моңлы бер җыр», Шәһит – «Хушыгыз», Газраил - «Әлдермештән Әлмәндәр» Т.Миннуллин һ.б. рольләре аша да халык мәхәббәтен яулап өлгерә.
2007 елның мартында татар театрының 100 еллык юбилее булып узды. Юбилей хөрмәтенә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев беренче татар актрисасы С.Гыйззатуллина-Волжская хакында Н.Исәнбәтнең “Гөлҗамал” пьесасын сәхнәләштерде. Айдар Хафизов әлеге спектакльдә сәүдәгәр Ишмаев ролен башкарды. М.Гыйләҗев һәм Р.Хәмитнең “Курчак туе” спектакле соңгы елларның шаулы вакыйгаларыннан берсе булды. Спектакльнең сәнгати уңышында Айдар Хафизов башкаруындагы Гайни бай роленең өлеше зур. Артистның соңгы вакытта уйнаган шактый күләмле роле – ул Кытай режиссеры Ма Джэньхон тарафыннан куелган Карло Гоцциның “Хан кызы Турандык” спектаклендә Альтоум.
Айдар Хафизов 2004 елны Казан дәүләт культура һәм сәнгать университетында актерлар курсы укытып чыгаруы белән Татарстанның театр сәнгате үсешенә зур өлеш кертте.
Айдар Хафизов күп кенә республика күләмендә узучы иҗат кичәләре, юбилейлар, театральләшкән концертлар, данлыклы әдәбият һәм сәнгать әһелләрен искә алу кичәләрен куючы режиссер буларак та күпләргә яхшы таныш. Шуңа да, Камал театрында узачак юбилей кичәсенә режиссерларын котларга төрле җыр, бию коллективлары киләчәк.
Шулай ук кичәнең программасында Камал театры спектакльләреннән өзекләр һәм дуслар, коллегалар тарафыннан иҗади котлаулар көтелә.
Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовның юбилей кичәсе 12 ноябрь көнне 19 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында.
Чыганак: http://matbugat.ru