Татар мәгарифе порталы
Аның эшендә Түбән Кама, Мамадыш, Алабуга шәһәрләре һәм район балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм белгечләре катнашты.
Алабуганың “Салават күпере” балалар бакчасында “Этникара мөнәсәбәтләрнең ярашуы. Күпмилләтле Алабуга” дигән темага региональ семинар-практикум узды. Аның эшендә Түбән Кама, Мамадыш, Алабуга шәһәрләре һәм район балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм белгечләре катнашты.
Алабуга шәһәре кечкенә шәһәр булып саналса да, яшәүче халкының милли составы буенча ул зур шәһәрләрдән бер дә калышмый. 2010 елда узган Бөтенрәсәй халык санын алу мәгълүматлары буенча шәһәрдә 57 милләт вәкиле яши һәм, билгеле инде, аларның балалары балалар бакчаларына йөри. Семинар үткән көнне дә кунакларны ишек төбеннән үк төрле милли киемнәр кигән тәрбиячеләр каршы алды һәм бакча буйлап озатып йөрде.
Бакча мөдире Сөмбел Шәймәрдәнова балалар бакчасының музей педагогикасы буенча эше турында сөйләсә, өлкән тәрбияче Римма Хәбибуллина “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны, патриотик тәрбия чарасы буларак, туган як белән таныштыру” дигән темага видеопрезентация ясады. Музыка җитәкчесе Фирания Мостафина музыка өлкәсендә музей педагогикасын ничек куллануы турында үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бакча психологы Гөлнар Нәҗметдинова үзенең чыгышында сабыйларның узара аралашулары вакытында интеллектуаль, сөйләм,эмоциональ һәм әхлакый сәләтләре формалашуы турында ассызыклап әйтте.
Семинар эшенә мәгариф идарәсе белгечләре югары бәя бирде, актуаль проблеманы күтәреп чыккан һәм аны чишү алымнарын күрсәткән өчен бакча коллективына рәхмәт белдерделәр, дип хәбәр итә “Алабуга нуры” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru