Татар мәгарифе порталы
Сез монда
М.Шәймиев “Алтын Урдадан соңгы киңлекләрдә дәүләтләр һәм халыкларның сәяси һәм этномәдәни багланышлары” темасына форумда рәистәш буларак катнаша.
Бу көннәрдә Украина Милли фәннәр академиясенең Археология институты базасында (Ялтаның Гаспра шәһәр тибындагы бистәдәге “Жемчужина” кунакханә комплексында) V Халыкара Болгар форумы уздырыла.
“Алтын Урдадан соңгы киңлекләрдә дәүләтләр һәм халыкларның сәяси һәм этномәдәни багланышлары (XV-XVI гасырлар)” темасына кичә эшен башлап җибәргән форумның рәистәшләре – ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Кырым Республикасы Югары Советы рәисе Владимир Константинов. Оештыру комитетында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров, аның урынбасары, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хакимов, Кырым Автономияле Республикасының мәдәни мирасны саклау буенча республика комитеты рәисе Лариса Опанасюк булуын да белгертик.
Кичә ачылыш тантанасында форум рәистәшләре һәм оештыру комитетындагылар сәламләп чыгыш ясагач, “Болгар шәһәре” атласы тәкъдим ителеп, Россия, Кырым, Болгария һәм Үзбәкстан галимнәре иртәнге һәм кичке утырышларда докладлар белән чыккан. Оештыру комитетыннан алынган белешмә буенча, дала Евразиясенең Урта гасыр дәүләтләре, татар ханлыклары социаль-сәяси структурасында бәкләрбәклек институты, Урта Днепр алды һәм Кубрат хан каганы, Кырымда Хазария һәм Византия, XIII гасырда Византия һәм Алтын Урда, Болгариядә соңгы күчмә халыклар кылычлары (XII-XIV гасырлар), Дунай Болгариясендә сорау билгесе рәвешендәге алкалар (XII-XIV гасырлар), аларның килеп чыгышы һәм таралыш киңлеге, рус дәүләте структурасында төрки-татар мирасы, XV-XVI гасырларда нугай-рус мөнәсәбәтләре, Урта Азия сәяси элитасы формалашканда татар дәүләтләренең роле, “Билгесез-серле халыклар” – XIII гасырда татарлар Кырымда кебек темалар буенча галимнәр кичә фикер алышкан. Бүген исә Россия (арада Казан тарихчылары күп), Украина, Румыния, Литва, Молдова галимнәре мөнбәр тота. Фикер уртаклашуга тәкъдим ителгән төп темалар Алтын Урда мирасын өйрәнү кысаларында Кырым ханлыгы оешуы тарихы, Кырк-Ер (Чуфут-Кале) ни өчен Кырым ханлыгының беренче башкаласы булуы, Кырым ханлыгы калаларының тарихи топографиясе, Кырым ханлыгы тарихы буенча кырымтатар хроникалары, Алтын Урда мирасы белән Осман канаты астында Кырым ханлыгы, XVI-XVIII гасырларда Кырым - Кабарда мөнәсәбәтләре, Алтын Урда таралганнан соңгы чорда литва-татар мөнәсәбәтләре, Молдавиянең XV гасыр грамоталарында татарлар, Казан ханлыгы барлыкка килү турындагы мәсьәлә, Казан ханлыгы торак урыннары структураларын өйрәнүдә археологик чыганаклар, Казан ханлыгы һәм аның чиктәш территорияләредәге халыкларның этномәдәни багланышлары, Казан ханлыгында Кырым административ даругасы (татарча - баскак) һ.б.
Иртәгә исә сүз барачак темалар: Казан Кремле төрбәләрендә җирләнгәннәрнең антропологик-генетик характеристикасы, Касыйм ханлыгы тарихы, төрки-татар дәүләтләре тарихы буенча Үтәмеш Хаҗи Чыңгызнамәсе, Украина басма орхеография тарихыннан: Ярослав Дашкевич белән Эльвира Грунинаның Тимофей Грунинның “XVI гасырда кыпчак телендә документлар”ын бастыруы турында, Кармацкий – Барнаулның Обь буендагы монгол чорындагы база истәлек-һәйкәле, Алтын Урда чорыннан соң Көнбатыш Себернең көньягында һәм Алтайда этномәдәни вазгыять һәм табигый-климатик үзгәрешләр, хронологиядә һәм картографиядә Себер ханлыгы тарихы, Себер ханлыгы калалары турындагы мәсьәләгә караш һ.б. Болардан тыш, “XV-XVI гасырларда Көнчыгыш Европада дәүләтара мөнәсәбәтләрдә казак факторы” темасына түгәрәк өстәл утырышы да планлаштырылган.
Шул рәвешле, Европа, Россия һәм БДБ илләренең 50дән артык галиме Болгар форумында үзләренең гыйльми казанышларын күрсәтеп калырга тырыша. V форум Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фонды, ТР Мәдәният министрлыгы, Кырым Автономияле Республикасы Югары Советы һәм әлеге республиканың тарихи мирасны саклау комитеты, ТРФА, Украина Милли фәннәр академиясе тарафыннан оештырылып үткәрелә.
Искәртеп үтәбез: Көнчыгыш Европа халыклары формалашу чыганакларын төрле яклап өйрәнү максатында, ТР Хөкүмәте башлангычы белән 2010 елда Казанда I Болгар форумы үткәрелгән иде. Шушы вакыттан бирле Болгар форумы Якын һәм Ерак чит илләр тарихчыларын да җәлеп итеп, традицион рәвеш алды... Форумның 2011 елдагысы ТР ФАнең Тарих институты һәм Алтай дәүләт университеты (Барнаул) тырышлыгы белән Алтайда, 2012 елдагысы Болгария Республикасында уздырылган иде.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru