Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан вузлары тулай тораклар өчен түләүләрне шактый арттырды. Моңа бакча яшендәге балаларның ата-аналары кесәсенә суккан “Мәгариф турында”гы яңа федераль закон сәбәпче. Студентларны яңа бәяләр, әлбәттә, куандырмый, әмма кая барасың: фатир алып тору тагын да кыйммәткәрәк төшәчәк.
Мәгълүм булганча, 2013 елның 1 сентябрендә үз көченә кергән яңа закон моңа кадәр студентлар тулай торагындагы бер урын өчен түләгәндә гамәлдә булган чикләүне бетерә - элек ул стипендиянең 5 процентыннан артмаска тиеш иде. Хәзер исә вузлар “коммуналь хезмәтләргә һәм бинаны карап тотуга киткән чыгымнарга таянып”, бәяне үзләре билгели. Әмма бу эш студентлар активы белән килештерелергә тиеш.
Кайбер ректоратлар моннан файдаланырга өлгергән инде. Сентябрь-октябрь айларында Россия Иҗтимагый палатасы тарафыннан үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре буенча, бүген иң кыйммәтле тулай торакларның Бурятиядә (аена 4500 сум), Ростов өлкәсендә (4400 сум) һәм Мәскәүдә (3054 сум) икәнлеге ачыкланган. Татарстан мониторингка кермәгән. Хәбәрчебез республика вузлары тулай торакларындагы бәяләрне ачыкларга тырышты.
Тулай тораклар өчен түләүләр Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетында (КАИ) аеруча нык күтәрелгән. Яңа уку елыннан вуз тулай торактагы бер урын өчен түләүне биш тапкырга диярлек (63 сумнан 296 сумга кадәр) арттырган.
- Көненә 10 сум - бу әллә ни кыйммәт түгел бит. Моңа урын-җирне юу, саклау камералары һәм каравылчы хезмәте дә керә, - дип аңлаталар студентлар шәһәрчеге администрациясендә. Туполев исемендәге КИТТУ карамагында җиде тулай торак бар, анда бюджет хисабына укучы башка шәһәрләрдән килгән студентлар һәм ташламалы категориягә керүче яшьләр (ятимнәр, инвалидлар һ.б.) яши.
Казан медицина университеты тулай торакларында исә бәяләр дүрт тапкырга арткан: аена 63 сумнан 240 сумга җиткән. Интерн һәм ординаторлар өчен дә түләүләр аена - 507, чит ил студентлары өчен 750 сумга күтәрелгән.
Казан федераль университетында Универсиада авылында яшәүче студентлар яңа законның көчен аеруча нык тойган (биредәге 20 йортта 7 мең урын бар). Узган елгы 62 сум урынына, алар хәзер аена 180 сум түли. КФУның башка тулай торакларында яшәүче студентлар исә кассаны нибары 80 сумга гына тулыландыра. Вуз администрациясендә аңлатуларынча, Универсиада авылында һәр кешегә 8-9 квадрат метр мәйдан туры килә, ә бу Россия вузлары тулай тораклары өчен билгеләнгән норматив - 6 квадрат метрдан күбрәк. Шуңа күрә бәяләрдә аерма бар.
Әйтергә кирәк, КФУның барлык тулай торакларында да 1 сентябрьдән “энергия күп сарыф итә торган приборлардан файдаланган өчен” өстәмә түләүләр дә каралган. Ректор Илшат Гафуров имзалаган документның эчтәлеге белән вузның сайтында танышырга мөмкин. Әйтик, әгәр студент электр чәйнегеннән даими рәвештә файдалана икән, аңа вузга аена 72 сум чәйлек акча түләргә туры киләчәк. Суыткычка да шул ук күләмдә. Компьютер өчен - 155, ноутбукка - 37, микродулкынлы мичкә - 30, үтүккә - 11, телевизорга - 9, ә җылыткыч кулланган өчен 484 сум түләтәчәкләр.
Казан энергетика университетында “электр энергиясе өчен өстәмә чыгымнар” тулай торакта яшәү хакына кергән. Яңа уку елыннан ул аена 110 сумнан 300 сумга кадәр арткан.
- Ректорат тагын да югарырак бәяләр тәкъдим иткән иде, әмма студентлар активы аларны киметүгә иреште. Шуңа күрә, гомумән алганда, студентлар түләүләр артуга тыныч карады. Уку йортының ике тулай торагы да тулы, - ди КДЭУның студентлар һәм аспирантлар профсоюз оешмасы рәисе Руслан Шәмсетдинов.
Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясе студентлары да үзгәрешләрне берсүзсез кабул иткән. Анда тулай торак өчен түләүләр бер ярым мәртәбә генә арткан: 60тан 90 сумга кадәр.
Ә Казан аграр университетында тулай торак өчен түләүләрне узган елдагыча калдырганнар - аена 310 сум. Аңа тулай торакта яшәгән өчен 55 сум һәм “өстәмә коммуналь хезмәтләр өчен” 255 сум керә.
- Бездә, нигездә, авыл балалары белем ала, тулай торакка бәяләр арткан очракта, күпләрнең ул чыгымнарны күтәрергә көченнән килмәс иде, - дип аңлата КДАУның хуҗалык-икътисади эшчәнлек буенча проректоры Зөфәр Закиров. Шул ук вакытта, проректор сүзләренчә, хәзерге 310 сум студентлар тулай торагын карап тотуга киткән чыгымнарны капламый, чынлыкта андагы бер урын уку йортына 600-700 сумга төшә.
Чыганак: http://intertat.ru/tt