Татар мәгарифе порталы
Сез монда
15 ноябрдә Татарстан Милли музеенда Әдәби салонның чираттагы утырышы уза. Ул шагыйрә Салисә Гәрәеваның 75 яшьлегенә багышлана.
Татарстан Республикасы Милли музеенда Әдәби салон 1970 елдан бирле уңышлы гына эшләп килә. Аны оештыручы һәм идея авторы - музейның әдәби бүлек мөдире Дания Баһаутдинова була. Шушы еллардан бирле музейда язучылар һәм төрле һөнәр ияләре белән үткәрелгән иҗади очрашулар Милли музейның күркәм гадәтенә әйләнде, дип хәбәр итә музейчылар.
Биредә төрле елларда Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Миркасыйм Госманов, Әмирхан Еники, Ренат Харис, Разил Вәлиев, Фәнис Яруллин, Рафаэль Мостафин, Равил Фәйзуллин кебек күренекле шәхесләр кунак булдылар. Әлеге очрашу-кичәләр ярдәмендә Милли музейның татар язучылары һәм мәдәният хезмәткәрләренең шәхси әйберләре коллекциясе елдан-ел арта гына бара, ә алар, үз чиратында, музейда төзелгән экспозицияләрдә урын ала, төрле даталар уңаеннан оештырылган күргәзмәләрдә кулланыла.
Чираттагы әдәби салонның кунагы исә - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ исемендәге премия лауреаты иясе Салисә Гәрәева. Ничәмә еллар дәвамында Салисә ханым музей белән тыгыз элемтәдә булып, хезмәттәшлек итә, Татарстан язучыларын таныту йөзеннән оештырылган кичәләрдә катнаша. “Йолдызлы яңгырлар” китабының тәкъдим итү кичәсе дә нәкъ менә Милли музейда үткәрелгән иде. Әдәби салонда шагыйрә тамашачыларга иҗади тормыш юлы турында сөйлиячәк, үткәне һәм киләчәккә планнары белән уртаклашачак. Һәм, әлбәттә, үзенең иҗат җимешләре - шигырьләрен укыячак.
Әдәби салон утырышынд а Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, Татарстанның халык артистлары Искәндәр Биктаһиров һәм Рөстәм Маликов, Татарстанның халык шагыйрьләре Разил Вәлиев, Ренат Харис һәм Гәрәй Рәхим, филология фәннәре докторы Нурмөхәммәт Хисамов һәм башкалар катнашачак, дип хәбәр итә музейның матбугат үзәге.
Чыганак: http://intertat.ru/tt