Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Яшүсмерләрне начар юлга кереп китүдән саклау, төрле экстремистик агымнардан яклау өчен аларда ватаннарына карата мәхәббәт, туган як тарихына хөрмәт һәм кызыксыну уяту мөһим. Татарстан яшьләренең су асты-тикшеренү отряды нәкъ менә әлеге эшчәнлек белән шөгыльләнә дә инде.
Һәрбер ата-ана баласына бары тик бәхет һәм якты киләчәк кенә тели. Хәзерге әшәкелек, начарлык белән тулы дөньяда яшүсмерләрне начар гамәлләрдән саклау, аларны тырыш һәм әхлаклы итеп тәрбияләү мәсьәләсе тагын да актуальләшә.
Моның шулай булуын Рус география җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер да ассызыклый.
- Балалар кечкенәдән үк үз ватаннары, аның тарихы турында белеп үсәргә тиеш. Яшүсмерләргә үз тамырлары турында сөйләү, шул чор вакыйгалары хакында мәгълүмат бирү кирәк. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, андый яшьләрнең начар гамәлләр кылырга вакыты калмый, ә иң мөһиме - башларына әллә нинди чит-ят фикерләр кертү бик авыр. Чөнки алар һәрбер вәзгыятьне дөрес итеп аңлый, һәрбер гамәлгә үз бәясен бирә белә, - дип саный Дмитрий Шиллер.
Әлеге максатны күздә тотып, моннан нәкъ ике ел элек республикада яшьләрнең су асты-тикшеренү отряды булдырылган. Хәзерге вакытта аның составына 15-18 яшьлек 45кә якын яшь буын вәкиле керә. Алар туган як табигатен өйрәнү, елга һәм күл төпләрендә төрле тикшеренү эшләре алып бару белән шөгыльләнә. Иң әһәмиятлесе - алар сулыкларның иң тирән нокталарында, кеше гомере өчен аеруча куркыныч булган шартларда эшләргә өйрәнгән, барысын да чын мәгънәсендә профессионаллар дип атарга була.
Яшьләрне су астында гына «эшли» дип әйтү дә тулысынча дөреслеккә туры килми. Араларында архивларда, төрле авырлыктагы кәгазь һәм документлар белән эш итүчеләр дә бихисап.
Бактың исә, бу отрядка керү өчен катгый таләпләргә җавап бирү кирәк икән. Физик яктан көчле һәм сәләтле булу гына җитми, белем ягыннан да әзерлекнең яхшы булуы мөһим. Шулай да, Татарстан география җәмгыятенең яшьләр сәясәте комиссиясе рәисе Сергей Салеев сүзләренә караганда, бу отрядка эләгергә теләүчеләр саны көннән-көн арта. Алар арасында башлангыч сыйныф укучыларыннан башлап өлкән классларда белем алучы яшүсмерләр дә бар.
- Су асты-тикшеренү отрядына бары тик шәһәр егет һәм кызлары гына җыелган дип уйлау дөрес түгел. Без район һәм авыл җирлекләре белән дә актив эшлибез. Теләүчеләр чыннан да күп, тик менә кызганычка каршы, аларның барысын да кабул итә алмыйбыз шул. Ник дигәндә, күпсанлы балаларны укытыр, тәрбияләр өчен тиешле күләмдә укытучылар җитми әлегә. Мәсәлән, мин үзем отрядка йөрүчеләрне бассейнда шөгыльләндерәм. Бүгенге көндә 60ка якын бала чиратта тора, - дип сөйләде җитәкче «Intertat.ru» газетасына.
Күптән түгел генә әлеге оешма вәкилләре Рус география җәмгыятенең яшьләр слетында катнашып кайткан. Әлеге чарада алар үзләренең Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда ни дәрәҗәдә алга китүләрен күреп шаккаткан.
- Башкалар төрле фикер һәм идеяләр белән килгән булса, без исә алар алдында тулы бер тәҗрибә белән чыгыш ясадык. Безнең егетләр шулкадәр күп беләләр иде ки, чарада үзләрен «хуҗа» кебек хис иттеләр, - дип сөйләде Дмитрий Шиллер уенын-чынын бергә кушып.
Әлеге слетта исә Татарстаннан иң яхшылар рәтендә булган ике егет - Валерий Салеев һәм Дмитрий Сидоров катнашкан. Су асты-тикшеренү отрядына йөрү әлеге 17 яшьлек егетләрне шәхес буларак кына тәрбияләп калмаган, ә булачак һөнәр сайларга да ярдәм иткән. Мәсәлән, Дмитрий Сидоров 11нче сыйныфны тәмамлагач, КФУның Геология, нефть һәм газ технологияләре институтына керергә хыяллана. Ә менә Валерий Салеев исә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Академиясендә укырга тели.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt