Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Миңа тормыш юлымда һәрчак яхшы күңелле, кешелекле, аңлаучан, булдыклы, иҗади, уңган, укымышлы, тәртипле кешеләр белән генә аралашырга, эшләргә, яшәргә туры килде. Мин аларның һәммәсенә дә чиксез рәхмәтлемен. Санап үтелгән сыйфатларның барысына да ия булган кешеләрнең берсе – Шәйдуллина Ландыш Камил кызы. Бу искиткеч мөлаем, үтә дә кешелекле ханым белән мин ике ел элек Казанга укучым белән татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадага килгәч таныштым. Коллегам Сарман районы 2 нче санлы Җәлил урта мәктәбендә узачак республикакүләм фәнни-гамәли конференция турында хәбәр итте. Ландыш Камил кызының укучым белән конференциягә чакыруын мин бик теләп кабул иттем. Шуннан бирле хезмәттәшлек җепләре елдан-ел ныгый бара дисәм, ялгышмамдыр. Муса Җәлилнең тууына 106 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференциянең зур оешканлык белән үтүе – коллегамның һәм аның хезмәттәшләренең тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе. Энергияле, үз эшенең чын остасы булган коллегам үз мәктәбе, үз районы укытучыларына гына түгел, башка район укытучылары өчен дә үрнәк булып тора. Талантына, булганлыгына, шул ук вакытта гадилегенә сокланып туя алмыйм мин аның.
Заман сулышы белән яшәве, һәрбер яңалыкны эш тәҗрибәсе белән сынавы, хезмәттәшләренә үрнәк күрсәтүе аның, әлбәттә, тынгысыз холкыннан килә. Аның эш сөючәнлегенә сокланмый мөмкин түгел. Киң эрудицияле, тирән белемле, эчкерсез, ярдәмчел булуы белән Ландыш Камиловна бик күпләрне үзенә тартып тора. Яңалыкка омтылуы, эзләнүчәнлеге белән ул укучыларны үз фәненә җәлеп итә. Талантлы укытучы укучыларын да, хезмәттәшләрен дә бер йодрыкка туплый белә, һәрберсенең сәләтен ачыкларга тырыша, аларга үз вакытында дөрес юнәлеш бирә, хезмәтләрен дә дөрес бәяли. Балаларны яраткан, алар белән тиз уртак тел тапкан, эшкә бөтен күңелен биргән укытучыны әти-әниләр, коллектив үз итә. Чөнки ул һәрвакыт ачык йөзле, шат күңелле, оптимист булып кала белә.
Аның укучылары республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда, фәнни-гамәли кон-ференцияләрдә, төрледән-төрле конкурсларда катнашып, дипломнар белән бүләкләнәләр.
Ландыш Камил кызы укучыларына үрнәк булып, үзе дә һөнәри конкурсларда катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешә. Октябрь аенда Җәлил бистәсендә “Сәләтле балалар” хәйрия фонды призерларының IX слёты узды. Бу слётка Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарыннан делегат булып олимпиадаларда, төрле бәйгеләрдә югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар һәм аларның остазлары җыелды. Ел саен үткәрелә торган слётның быел Сарман районының Җәлил бистәсендә үтүе минем өчен тагын бер бәхетле очрак. Слёт делегаты буларак, миңа янәдән хөрмәтле коллегам белән очрашырга насыйп булды.
Программада тәкъдим ителгән мастер-класслар арасыннан мин мәктәп газетасы чыгару серләренә өйрәнү теләге белән Ландыш Камиловна дәресенә кердем. Үз эшенең чын остасы булуын коллегам кабат раслады. Аның укучылары газета чыгару серләренә остазлары Ландыш Камиловнадан өйрәнеп, үтемле итеп газета чыгару алгоритмы белән таныштырдылар, шул ук вакытта бу эшкә безне дә җәлеп иттеләр. Бераз вакыт үтүгә табадан төшкән “Тамчы” инде безнең кулларыбызда иде. 11нче сыйныф укучыларын зур тормыш юлына чыгарган укытучы журналистика серләренә хәзер кечкенәләрне өйрәтә. Ягымлы карашы, йомшак сүзе белән ул укучыларның үз-үзләренә ышанычын арттыра, күңелләренә изгелек орлыклары сала, туган телебезнең матурлыгын тоярга өйрәтә. Ландыш Камиловна белән аралашудан шул ук вакытта син дә үзеңә көч, энергия аласың, яңадан-яңа эшләргә рухланасың. Илһамланып эшләү нәтиҗәсенең баллы җимешләрен әле бик күп еллар татып яшәргә насыйп булсын аңа.
Автор: Азнакай районы Актүбә 2 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мусина Гөлгенә Мөнир кызы
Фикерләр
Кунак
15 Ноябрь, 2013 - 18:57
Permalink
Җылы сүздән җанга рәхәт
Бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә киңәшләшеп эшләргә, телебез сагында торырга язсын.