Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“Мәктәптә дини мәдәниятләр һәм дөньяви әхлак нигезләрен өйрәнү: аның кыенлыклары һәм киләчәге”. 7-8 ноябрьдә башкалабызда ТФАның Тарих институтындагы Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге, ТР Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары берләшмәсе Европа Тарих укытучылары берләшмәсе канаты астында әнә шундый актуаль темага халыкара конференция оештырды.
Бик вакытлы сөйләшү булды бу. Инде менә икенче ел рәсми рәвештә Татарстан мәктәпләрендә дә дини мәдәниятләр һәм дөньяви әхлак нигезләрен укыта башладылар. Мәгълүм булганча, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы яңа фәнне укытуның алты модулен тәкъдим иткән иде. Республикабызда шуның икесен, тәгаен алганда, дини мәдәниятләр һәм дөньяви әхлак нигезләрен сайлап алдылар.
Казандагы халыкара конференциядә дә укытучы шәхесенә зур игътибар бирелде: иң элек укытучыларны укытырга, тәрбияләргә кирәк, дип әйтелде. “Без иң әүвәл кушканны өйрәтсәк тә, чынбарлыкта балаларыбызга күңелдәгене, үзебез дөрес, хак санаганны җиткерәбез”, – диде, мәсәлән, Нидерландтан килгән Европа Тарих укытучылары берләшмәсе эксперты Катарина Мээстер. Чынлап та, җитди мәсьәлә бу. Әнә Пермь краеннан килгән тарих укытучысы “Дөньяви әхлак” дәресе укытканда православиегә өстенлек бирүен таныды. Грециянең Аттика шәһәреннән килгән мәктәп инспекторы Катерина Брентаноу грек мәктәпләрендә православ дине нигезләрен беренче сыйныфтан алып унберенче сыйныфка кадәр өйрәнүләрен бәян итте. “Безнең өчен грек һәм православ булу бер-берсеннән аерылгысыз. Афина – Европада мәчете булмаган бердәнбер башкала. Бездә православие дәүләт дине дип танылган. Укучылар, студентлар православ-христиан динен белергә тиеш”, – дип белдерде ул. Дөрес, соңгы вакытта грек хөкүмәте төрек балаларына төрек теле укытырга һәм Коръән өйрәнергә рөхсәт биргән.
Ә менә Нидерландта теләсә нинди дини – католик, протестант, яһүди, ислам мәктәбе ачарга мөмкин икән. Дәүләт андый мәктәпләрне тотуга акча бирә. Алар белем бирү стандартлары таләпләренә җавап бирергә тиеш. Әгәр мәктәп ул стандартны тәэмин итә алмаса, ягъни БДИ вакытында укучыларның белем дәрәҗәсе түбән булса, монда дәүләт мәгариф инспекциясен җибәрә һәм проблеманы хәл итү юлларын ачыклый. Икенче мәртәбә кисәтү ясала икән, мәктәпкә дәүләттән акча бирелми башлый.
Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе Марат Гыйбатдинов: “Европа тиңдәшлеге дигәндә христианлыкны күздә тоталар. Ислам дине, мөселманнар уңай сурәтләнгән дәреслекләр аз. Күп кенә Россия дәреслекләрендә дә исламны күрмәмешкә салышалар, яки тискәре мәгънәдә яктырталар. Россия дәреслекләрендә исламга бик аз урын бирелә. Әйтик, Испания тарихында да мөселманнарга игътибар итмиләр диярлек. Югыйсә Испаниянең күпчелек җирләре җиде гасыр буе, ягъни VII–XIV гасырларда ислам йогынтысында булган. Кордоводагы мәшһүр ислам университетын гына искә алыйк. Күп кенә дәреслекләр стереотиплар, тискәре карашлар белән тулган. Безнең укыту стандартлары яхшы. Әмма анда сәгатьләр төгәл бүленмәгән. Укытучы теләсә – мөселманнар турында сөйли, теләмәсә – юк”, – ди. Европада мультикультурализм кризисы күзәтелә. Мигрант мөселманнарга тискәре мөнәсәбәт яшәп килә, дип чаң суга экспертлар. Югыйсә мөселманлык Европа өчен алай ук яңа күренеш түгел. Польша, Югославия, Литвада, мәсәлән, мөселманнар алты гасыр яшәп килә. Әмма Европа исламофобия чиреннән аерылырга ашыкмый. Дөрес, Германиядә (төрекләр ишле булгангамы), мөселманнар кимсенмәсен дип, кайбер адымнар ясый башладылар.
Конференциядә чыгыш ясаган КФУ доценты Диләрә Мифтахетдинова, ил күләмендә ата-аналарның 50-60 проценты мәктәпләрдә православ мәдәнияте нигезләрен укытуга өстенлек биргән; мөселман ата-аналарның 9 проценты гына ислам мәдәниятен сайлаган, дигән саннар китерде. Конференцияне оештыручылар әлеге мөһим сөйләшүгә ислам, православ, яһүди диннәре җитәкчеләрен дә чакырган булган. Әмма чарага Казан епархиясенең дини белем бирү бүлеге мөдире, иерей Сергей Шкуро гына килгән иде.
– Төрле ил галимнәрен, мәктәп укытучыларын җыеп, уртак проблемалар турында сөйләштек. Бездән аермалы буларак, дини мәдәният нигезләре Европада күптәннән укытыла. Европа укытучылары, мастер-класслар үткәреп, эшләү үрнәкләрен күрсәттеләр. Аларның эш алымнары безнең укытучыларыбыз өчен дә файдалы булыр, – дип нәтиҗә ясады ахырда конференцияне оештыручылар.
Чыганак: http://www.vatantat.ru