Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быелгы гаугалы бердәм дәүләт имтиханы мәгариф өлкәсе җитәкчелегенең теленнән төшми. Алар сынау барышында булган хокук бозуларны анализлау һәм җибәрелгән хаталарны төзәтү белән мәшгуль. Шушы көннәрдә БДИны камилләштерү мәсьәләләре Федерация Советының парламент тыңлауларында да каралды.
Рособрнадзор 2013 елда имтихан үткәрү вакытындагы җитешсезлекләрне барлаган. Ведомство башлыгы Сергей Кравцов сүзләренчә, җентекле анализдан соң бер төркем проблемалар ачыкланган. Әйтик, быел имтихан оештыручылар яңа хәйлә төрләре уйлап тапкан.
Имтиханны алдан тапшырып карау вакытында укучыларның балларын махсус киметеп, ата-аналарга үз шартларын куючылар булган. Ягъни балагыз имтиханны үзе тапшыра алмаячак дип, алар “ярдәм” тәкъдим иткәннәр.
Хокук бозуның тагын бер төре – кайбер төбәкләрдә БДИ балларын югарырак итеп күрсәтергә омтылганнар. Әмма укучыларга 90-100 балл түгел, ә 80-85 балл куйганнар. Рособрнадзор 85 баллдан күбрәк җыйган укучыларның эшләрен генә тикшерә бит.
Өченче төр хәйлә - “С” өлешен яңадан тикшергәндә белгечләр “сөйләшенгән” укучыларга балларны күтәргәннәр. Шул ук вакытта бу гамәлләр күзгә ташланмасын өчен башка укучыларның балларын киметкәннәр.
Гомумән алганда, БДИ үткәрү вакытында күзәтелгән хокук бозулар исәбе узган ел белән чагыштырганда икеләтә күбрәк булган. Барлыгы БДИ-2013 нәтиҗәләре буенча меңнән артык административ хокук бозу ачыкланган, дисциплинар җаваплылыкка 400 кеше тартылган, 5 кешегә карата җинаять эше кузгатылган.
Боларның барысын да исәпкә алып, вакытында тиешле чаралар күрелмәсә, киләсе елны да шул ук хәлләр кабатланачагы көн кебек ачык, ди Сергей Кравцов.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt