Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Ул КИТТУда (КАИ) “Фәнгә тирән һәм катлаулы нигезләнүне таләп иткән машина төзелеше үсеше проблемалары һәм перспективалары” халыкара конгресс кысаларын.
19-21 ноябрьдә “XXI Туполев укулары (яшь галимнәр мәктәбе)” фәнни конференциясе була. Ул - Казан илкүләм тикшеренү техник университетында (КАИ) “Фәнгә тирән һәм катлаулы нигезләнүне таләп иткән машина төзелеше үсеше проблемалары һәм перспективалары” темасына уздырылачак халыкара конгресс кысаларындагы 3 халыкара чараның берсе. Әлеге конгресс исә СССРның генераль конструкторы, СССР ФА академигы А.Н.Туполевның тууына 125 ел, КАИ ректоры, ТАССР Югары Советы Рәисе Р.Ш.Нигъмәтуллинның тууына 90 ел, РФА академигы В.Е.Алемасовның тууына 90 ел тулуга багышлана.
Симпозиумны оештыру комитетыннан алынган белешмә буенча, XXI Туполев укулары секцияләргә бүлеп үткәреләчәк. Аларда тәкъдим ителгән темалар: фәнгә тирән һәм катлаулы нигезләнүне таләп иткән машина төзелешендә материаллар, яңа технологияләр, радиоэлектрон инфокоммуникацион прибор системалары; аэромеханика, авионика, электр җиһазлары һәм идарә системалары; фәнгә тирән һәм катлаулы нигезләнүне таләп иткән машина төзелешенең гуманитар һәм социаль-икътисади аспектлары һ.б.
Авиаконструкцияләр, аэрокосмик технологияләр, кораб, автомобиль, энергомашина һәм приборлар төзелешләрендә проектлау, материаллар мәсьәләләре, шулай ук мәгълүмати, мәгълүмати-коммуникацион, радиоэлектрон һәм инженерлык белеме технологияләре үсеше, фракталь радиотехника һәм радиоэлектроника, радиоэлектрон һәм телекоммуникацион системалар, радиоэлектрон көрәш, молекуляр электроника, электрохимик системалар, приболар һәм датчиклар, антенна техникасы һәм СВЧ-технологияләр, җепсел технологияләр һәм оптик сигналларны эшкәртү, физик фракталлар, структуралар, материаллар, наноматериаллар, фотоника һәм наноэлектроника компонентларын диагностикалау, тере системалар фотоникасы һәм техник электродинамика һ.б. – Туполев укуларында әнә шундый мәсьәләләр кузгатыла.
Фәнгә тирән һәм катлаулы нигезләнүне таләп иткән машина төзелешенең гуманитар һәм социаль-икътисади аспектларын ачуга багышланган секциядә тармакта хәзерге заман социаль-сәяси проблемалары, энергетикада, җир өсте транспортында, авиация һәм космонавтикада икътисад һәм менеджмент, тармак үсешендә яшьләр роле, тармакта чит ил теле, документлар әйләнешендә һәм коммуникациядә тел һәм сөйләм культурасы, хуҗалык итүче субъектлар эшчәнлегендә хокуклар һәм икътисадның актуаль проблемалары, кадрлар әзерләгәндә психология һәм педагогика, фән һәм техника фәлсәфәсе һәм методологиясе тирәсендә сүз барачак.
“XXI Туполев укулары (яшь галимнәр мәктәбе)” халыкара фәнни конференциясе кысаларында укучы яшьләр өчен экологик проектлар конкурсы оештырылганлыгын да белдерик.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru