Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанда Лев Толстой музее төзелә. Милли музей хезмәткәрләре бөек рус язучысы чорын гәүдәләндергән экспозиция эшләү белән мәшгүль.
20 ноябрь көнне киң җәмәгатьчелек Лев Николаевич Толстойның вафатына 103 ел булуын билгеләп үтәргә җыена. Хәтер көненә багышланган чаралар Казанда да оештырыла.
Толстой скверында Л.Толстой һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була. Татарстан Милли музеенда (Кремльур. 2 нче йорт) “Полустанок” документаль фильмы күрсәтелә (сценария авторы – А. Басов, режиссеры – Г.Евтушенко, Л.Гришин. “Роза” киностудиясе, 2007). Шулай ук, музейда “Уникенче ел гарасаты” күргәзмәсе буенча экскурсия дә оештырыла, ди чараны оештыручылар.
Бөек язучы, фикер иясе, философ, укытучы, мәгърифәтче Лев Толстой вафатына да йөз елдан артык вакыт үттп киткән. Ул үзеннән соң шедевр булырлык иҗат әсәрләре генә түгел, ә милләтне һәм халыкларны берләштерүче рухи философияне дә калдырган олы шәхес.
Аның “Сугыш һәм тынычлык”, “Анна Каренина”, “Якшәмбе” кебек әсәрләре бүгенге көндә дә дөньда танылган китаплар исемлегендә йөри.
Казан шәһәре үз чиратында мондый шәхеснең безнең төбәк белән бәйле булуы белән горур. Аның иҗаты нәкъ менә Казаннан башлана да бит. 1841 елда унөч яшьлек егет, ятим калган абый-энеләре белән туган апасы Пелагея Ильична Юшкова янына килә.
Язучының Казандагы гомере Поперечныйдагы Горталов йортында үтә. Хәзерге вакытта биредә Лев Толстой музее төзелеп килә. Соңгы елларда бинаның мемориал өлеше төзекләндерелде һәм реставрацияләнде. Татарстан Республикасы Милли музееның иҗат группасы яшь Толстой яшәгән чорны хәтерләткән экспозиция төзү эшенә алынды.