Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Чүпрәле муниципаль районының Алешкин-Саплык мәктәбе 110 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге бәйрәмне укучылар һәм укытучылар кунакларны мәктәп музеена чакырды, аннан соң алар заманча жиһазланган сыйныф бүлмәләрен карадылар.
Бинаның икенче катындагы уку бүлмәләре аеруча дулкынландырды. “Физика” фәне сыйныфында нинди генә жиһазлар юк, аларның күбесе шушы фәнне укытучы, әллә ничә дистә монографияләр авторы Валерий Шадриков куллары белән эшләнгән. Аның 2002 елда Республика күләмендә үткәрелгән “Уку процессында һәм мәктәп белән идарә итүдә яңа информацион технологияләр” конкурсында яулаган беренче дәрәҗәдәге дипломын да кунаклар игътибар белән карадылар. Аннан соңгы еллардагысы да бихисап.
Мәктәпнең юбилеена ераклардан кайтучылар арасында Фәүзия Гафарова да бар. Ул утыз елга якын гомерен шушы мәктәптә математика укыткан, ире Рифкать 1970-77 елларда мәктәп директоры дилбегәсен тарткан. Хәзер Сембер шәһәрендә яшиләр.
- Чакыру алгач, бик тә шатландык, канатланып кайттык менә, мәктәп үзгәргән генә түгел, киләчәктә мәктәбебез шундый булыр дип күз алдына да китермәгән идек. Белем алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар бит хәзер, - ди ветеран укытучы.
- Бүген без хыялыбызда үсмер чакка әйләнеп кайттык, сыйныфташлар, укытучылар белән очраштык. Педагогик хезмәт аетераннарына аерым рәхмәт сүзләрен әйтергә кирәк, укучылар нинди булуга карамастан, алар һәркайсыбыз күңеленә ачкыч таба белделәр һәм белемле итү өчен күп көч куйдылар. Бу мәктәп күпләрнең тормышына юл ачты. Һәм хәзерге укытучылар коллективы традицияләрне дәвам иттерә, мәктәп үсә һәм алга атлый, - ди 1969 елда мәктәпне тәмамлаган, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең член-корреспонденты, биология фәннәре докторы, профессор, радиоэкология өлкәсе фәнендә зур гыйльми дәрәҗәдәге галим Роберт Ильязов.
Кайчандыр шушы мәктәптә белемгә юл ярган Абдулхак Якупов һәм Назым Абдулхаков та юридик һәм техник фәннәр докторы, профессор дәрәҗәсенә ирешкәннәр. Полковник Петр Филиппов хәрби фәнни-тикшеренү институтында танылган галим. Гомумән, Алешкин-Саплык урта мәктәбендә беренче күнекмәләрен алган югары белемле белгечләрне санап бетерерлек түгел. Алар арасында хәрбиләр дә, журналистлар да, фән хезмәткәрләре дә, мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларда ил, республика өчен лаеклы хезмәт куючы кешеләр бик күп. Ике район башлыгының да балачак еллары шушы мәктәпкә туры килә.
- Безнең мәктәпнең башлангыч чорына күз салганда, бик кызык фактларга юлыгабыз. Әйтик мәктәбебезнең беренче укытучысы Василий Степанович Дементьев булган. Ул 1885 елның 20 мартында Сембер уездының Петровка авылында крепостной крестьян гаиләсендә туган. Хорновар-Шигали авылында чиркәү-мәхәллә мәктәбен бик яхшы билгеләргә тәмамлаган 18 яшьлек Василийны Дементьевны авылыбызда яңа ачылган мәктәпкә укытучы итеп куялар. Биредә ул 17 ел хезмәт куя. Яңа Элмәле авылы кызы Елена Герасимовага өйләнә. Монда аларның беренче уллары (СССРның авиация промышленносте министры, ике тапкыр Социалистик хезмәт герое, генерал-полковник- инженер) Петр туа (1907 елның 24 январе), - дип сөйли тарихчы Валентин Макаров.
Тантана барышында мәктәпкә беренче укытучы Василий Дементьев исемен бирсәк ничек булыр икән, дип сорау куючылар да булды. Бәйрәм кичәсендә бик шәп концерт күрсәтелде, педагоглар да, укучылар да чыгыш ясадылар, Чабаксар шәһәреннән килгән артистлар да бар иде. Район башлыгы Александр Шадриков та туган мәктәбе коллективына уңышлар, элеккеге данлы традицияләрнең тагын да камилләшүен теләде һәм истәлек итеп музыкалә үзәк тапшырды.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru