Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бердәм дәүләт имтиханы 2009 елда эксперимент булудан туктый һәм моңа бәйле рәвештә, укучыларга 2006 елдан бирелеп килгән кайбер өстенлекләр дә бетерелә. Әйтик, әлегә кадәр “плюс бер балл” системасы эшләп килә иде. Бу очракта чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәптә яхшы билгеләргә укып, БДИ, я БРИны түбән билгегә тапшырды икән, аттестатка бер билгегә югарырак куела. Моннан тыш икенче елга мондый төр сынауларда икеле алган укучылар да БДИны кабаттан тапшыра алмаячак.
Бердәм дәүләт имтиханына бәйле үзгәрешләр турында сөйләгәндә, быелдан БДИ сертификатының ике ел дәвамында үз көчендә калуын да билгеләп узарга кирәктер. Әлегә кадәр сертификат бер генә ел хезмәт итә ала иде. Һәр яңа нәрсәнең плюсы булган кебек, БДИ да абитуриентларның тормышын җиңеләйтте дияргә нигез бар. Барыбыз да хәтерлидер: элек студентлар берничә вузга документлар тапшырып, һәр көн диярлек әле бер, әле икенчесенә чабып, җәйге челләдә әлсерәп-пешеп имтихан тапшырып йөри, үз чиратын көтеп, көнен аяк өстендә үткәрә иде. Укырга керми калмас өчен эшләнә иде бу. Хәзер студент документлары белән БДИ сертификатын тапшыра да, нәтиҗәләр чыгарылганын көтеп ята бирә. Әгәр теге яисә бу фәнне БДИның “беренче дулкынында” бирмәгән икән, аңа бераз мәшәкатьләнергә туры киләчәк, әлбәттә.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта 2008 елда урта һөнәри һәм югары белем бирү йортларына керү үзенчәлекләре турында сөйләштеләр. Биредә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев БДИга бәйле кызык кына бер мисал китерде. Хәзер абитуриентларның күбесе документларын 2-3 уку йортына гына түгел, ә 10-15 урынга тапшыра икән. Шуңа да республиканың уку йорталарына бирелгән гариза саны мәктәпне тәмамлап чыккан укучылар саныннан бермә-бер артыграк була.
Хәзерге вакытка КДУга – 7 мең, А.Н.Туполев исемендәге КАИга - 6 мең, ә КХТИга - 18 мең, КДАУга – 2,5 мең, ТДГПУга – 3 мең, КДМУга – 1 мең гариза бирелгән. Абитуриентлар агылып торган КХТИда бер урынга 12 кеше туры килә. Ә КГУда исә бу сан 4,5га тигез. Узган еллардагы кебек, юриспруденция, икътисад факультетларына документлар тапшырганнар саны зур. Брифингта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры мондый мәгълүматларның фаразлар кылырга җирлек бирмәвен, төгәл нәтиҗәләрнең көзен булачагын әйтте.
Брифингта катнашкан КДУ ректоры Мәкъзүм Сәлахов әлеге югары уку йортына укырга чит төбәкләрдән килгән абитуриентларның БДИ баллары шактый югары булуын әйтте. Әйтик, Чувашстан, Мари Эльдан 80-90 балл белән дә киләләр икән. Мәгълүм ки, Татарстанга Россиянең чит төбәкләреннән, СНГ илләреннән килүчеләр өчен 90 урын калдырылган. Чит субъектлар, илләрдәге студентларны укыту “Ватандашларга ярдәм итү” республика программасы нигезендә башкарыла.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев әле күптән түгел генә Татарстанда Төркмәнстан Президенты Гурбангула Бирдемөхәммәд килеп китүен әйтеп, әлеге дәүләт башлыгының Төркмәнстан укучыларының Татарстанда укытырга теләк белдергәнен җиткерде. Республикабызда быел ук 190 төркмәнстанлы укырга керегә җыена икән. Алар татарстанлыларның күбесе кебек икътисадчы, юрист һөнәрен сайламый, нефть химиясе, архитектура-төзелеш өлкәләренә тартыла икән. Тик, монда бер нәрсә эшкә аяк чала. Ул да булса - Төркмәнстанда әлегә кадәр тугызъеллык белем бирү системасы булу. Әлеге ил башлыгы Гурбангула Бирдемөхәммәд әйтүенчә, алар яңа уку елыннан ук ун еллык урта белем системасына күчә, чөнки алар Россиянең югары белем бирү мәктәбен бик югары бәяли, шуңа да, Татарстан куйган таләпләрне үтәргә тырыша.