Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Агымдагы уку елында Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына бюджет урыннарына 878 студент алырга мөмкинлек бар. Бүген бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына он-лайн режимындагы видеоконференциядә катнашкан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ректоры Рәдиф Җамалетдинов белдерде. Узган уку елында исә бюджет хисабына укырга кабул ителүчеләр 893 булган.
Ректор сүзләренчә, университетта бюджеттан тыш – шартнамә нигезендә, ягъни түләп укырга мөмкинлек бар. Быел бу күрсәткеч 500-600 булыр дип фаразлана. Ректор билгеләп үткәнчә, бүгенге көнгә абитуриентлардан 3 мең гариза кергән. Узган елның бу чоры белән чагыштырганда, 500 гаризага күбрәк булган. Хәтта Самара шәһәреннән ТДГПУга укырга керергә теләк белдергән абитуриенттан почта аша документлар килгән. Ә гаризаны университетның рәсми сайтыннан алырга мөмкин.
Бүгенге көнгә бирелгән гаризаларның 3 мең икәнен исәпкә алганда, вуздагы бер урынга 3-4 кеше дәгъва итә. Быел гаризаларның күпчелеге юридик, социаль-икътисади, чит телләр һәм Көнчыгыш телләре факультетына бирелгән. Абитуриентлар бигрәк тә дөнья икътисады, тәрҗемә һәм тәрҗемә белеме белгечлекләренә кызыга. Мәсәлән, тәрҗемәче белгечлегенә бер урынга 13-15 кеше туры килә.
Агымдагы уку елында Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты яңа белгечлекләр дә ачкан. Студентлар юридик факультетта - юриспруденция, физкультура һәм спорт факультетында тренер һөнәрен үзләштерә алачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: соңгы 3 елда университетта яңа 20 белгечлек ачылган.
“Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаучылар ничек эшкә урнаша? “ дигән сорауга Р.Җамалетдинов бу күрсәткечнең 65 процент тәшкил итүен билгеләп узды. “Бу көнүзәк мәсьәлә. Ректорларны борчый торган мәсьәлә. Безнең вузда университетны тәмамлап чыккан белгечләрнең эшкә урнашуы белән бәйле хәлне өйрәнү өчен махсус бүлек оештырылды”, - диде ректор. Аның сүзләренчә, теге яки бу белгечлекне ачканда, аларга ихтыяҗның ни дәрәҗәдә булуы өйрәнелә.
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында Кытай, Төркия, Палестина, Ямән, Иордания һәм Польша кебек чит илләрдән 137 студент белем алуын әйтеп китәргә кирәк. Алар күбесенчә чит телләр, рус филологиясе, социаль-икътисади факультетларда укый.
Ректор сүзләренчә, тулы канлы белем һәм тәрбия процессын алып бару өчен университетның 10 бинасы бар, студентларга 3 тулай торак хезмәт күрсәтә. Хәзерге вакытта ТДГПУның музыка факультеты бинасы һәм Париж Коммунасы урамында тулай торак бинасы төзелә.