Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Балалар бакчаларында түләүле түгәрәкләр бары тик әти-әниләр рөхсәте белән генә оештырылырга мөмкин. Яңа расланган мәктәпкәчә белем бирү стандартлары сабыйлардан имтихан алуны күздә тотмый. Республикада ришвәт алуда гаепләнгән бакча мөдирләре арасында эштән куылучылар да бар.
“Балалар бакчаларының хәле тамырдан үзгәрәчәк“, – ди министр
– Әгәр бакчада баланы психологик, тәрбия һәм белем ягыннан мәктәпкә тиешенчә әзерли һәм аларның сәләтен, мөмкинлекләрен бәяли алмасак, алга таба нинди дә булса нәтиҗәләр булачагы шикле. Шуңа күрә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең хәлен тамырдан үзгәртергә кирәк. Моны ноябрь аенда расланган мәктәпкәчә белем бирү стандартлары да таләп итә, – дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов “ВТ” хәбәрчесенә.
– Бакча ул – баланы вакытлыча калдырып торыр өчен түгел, тәрбия урыны, – ди ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бездә 2016 елга кадәр 3 яшьтән өлкәнрәк булган барлык сабыйларны да бакчага урнаштырып бетерергә җыеналар. Монда өчьеллык федераль программа ярдәмгә киләчәк. Программа таләпләре буенча республика да үзеннән өлеш кертергә тиеш. Әйтик, 2013 елга федераль казнадан – 962 миллион, республикадан 1,3 млрд сум акча бирелгән. Беренче елны 6 меңнән артык бәләкәчкә урын булдырмакчылар. Хәзерге вакытта шуның ике меңгә якыны әзер инде. Бу инде яңа биналар төзелә, элек башка оешмаларда булган бакчалар кире кайтарыла, эшләп килүчеләрендә яңа урыннар булдырыла дигән сүз. Хәзерге вакытта бигрәк тә Казан, Чаллы шәһәрләрендә мәсьәлә кискенрәк тора. Бүген 3 яшьтән зуррак булган меңнән артык бала электрон чиратка язылган. Казанда 7 яңа бакча төзелә, иске биналарны яңарту бара. Республикада барлыгы 27 бакча сафка басачак. Алар тулысынча май аена кулланышка тапшырылыр дип көтелә.
Күптән түгел бакчаларыбызга татар һәм рус телләрендә тәрбия бирү өчен яңа укыту-методик комплектлар (УМК) таратылган иде. Хәзер инде аларны тиешле дәрәҗәдә куллану өчен мультимедиа чаралары кирәк. Әлегә барлык бакчаларда да электрон җиһазлар юк. Бу җәһәттән республика җитәкчелеге ноутбук, проектор һәм башка әсбаплар алу өчен 200 миллион сум акча биргән. Бакчаларда уенчыклар, күрсәтмә материаллар җитми. Бу проблемалар да тиздән хәл ителер дип ышандыра республиканың баш педагогы. “Бакчада уенчыклар яңа булса да, арада ватылганнары да бар. Шуңа күрә әти-әниләр комитеты белән бергәләшеп, уенчыклар сатып алырга кирәк дип киңәшләштек. Балаларга уйнар өчен комлык булса да, бакчада мәйданчык юк”, – дип борчыла Саба районының Сатыш авылыннан Гүзәл Садыйкова.
Балалар бакчалары буенча яңа стандартларда имтихан тапшыру дигән нәрсә юк. Сабыйның мөмкинлекләрен ачуга ярдәм итү, юнәлеш бирү күздә тотыла. Ә менә татар һәм рус телендә ничә сүз белүе мөһим. Телләрне өйрәтү буенча “Иң яхшы билингваль бакча” гранты тагын игълан ителәчәк. Быел татар һәм рус телләрен иң яхшы белгән 20 бакча берешәр миллион сум акча отса, киләсе елдан грант фонды 50 миллион сум булачак. Димәк, 50 бакчага бәхет елмая дигән сүз.
Министр әйтүенчә, бакчаларда мәжбүри түләүле хезмәтләр булырга тиеш түгел. Аны бары тик әти-әниләр теләге буенча гына үткәрергә мөмкин. “СанПин нормалары буенча өстәмә дәресләр атнага 2 тапкырдан да артык булмаска тиеш. Аларны төп программа кысаларында үткәрү рөхсәт ителми. Без моны күз уңында тотабыз”, – ди Энгель Нәвапович.
Быелның 11 аенда республиканың Белем сыйфатына күзәтчелек итү департаменты планлы рәвештә 399 бакчаны тикшергән.
Хаталарны төзәтү өчен 398 күрсәтмә бирелгән. 331 мәктәпкәчә учреждение буенча ришвәт, шулай ук түләүле хезмәтләр буенча шикаятьләр булган. Сигез бакчаның эшчәнлегендә кимчелекләр табылган. Ә мәктәп-бакчаларда әти-әниләрдән мәҗбүри акча җыю буенча министрлыкның “кайнар элемтә”се быелгы уку елы башында 48 шикаять кабул иткән. Ата-аналар мәктәпкәчә учреждение фондына, бинаны ремонтлауга, балалар мәйданчыгы төзекләндерүгә, җиһаз, уенчыклар алырга, каравыл хезмәте өчен акча җыюны хәбәр итәләр. Иң күп шикаятьләр Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама, Арча, Алабуга, Баулы, Нурлат шәһәрләреннән, Биектау районыннан.
Баулыдагы 2нче бакча мөдире Р. Галәүтдинова үз теләге буенча эшеннән киткән. Казандагы 139нчы (мөдире Э.Сафина), 322нче (мөдире А.Осипова), Арчадагы 10нчы (мөдире Ф.Шакирова), Түбән Камадагы 42нче (С.Гарипова) бакчалар буенча эшләр ТР Прокуратурасына һәм Татарстан буенча Тикшерү идарәсенә җибәрелгән.
Билгеле булганча, яңа елдан бакчаларда түләү артачак. Әти-әниләр министрлыкның сайтына кереп, “электрон калькулятор” аша үзләренең ничә сум акча түләргә тиешлеген санап карый ала. Монда, социаль ярдәм буларак, беренче, икенче, өченче балага бирелә торган федераль субсидия саклана, гаилә кеременә карап, беренче тапкыр төбәк компенсациясе билгеләнә.
Чыганак: http://vatantat.ru