Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Агымдагы елның 30 нчы ноябрендә Казан кызы Даяна Кириллова Киев шәһәрендә “Евровидение-2013” балалар җыры халыкара конкурсында 106 балл җыеп дүртенче урынны яулады. 12 ил вәкилләре катнашкан бәйгедә Россия данын яклаган Даяна бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында булды. Бүген ул һәм аның мөгаллимәсе Элеонора Калашникова конкурстан алган хис-кичерешләре турында сөйләде.
Билгеле булганча, “Евровидение-2013” балалар җыры конкурсында Мальтадан Гайя Кауки җиңүгә иреште. Икенче урынны Украинадан София Тарасова, өченче урынны Белоруссия җырчысы Илья Волков яулады.
Конкурста чыгыш ясар алдыннан Даянага Россия эстрадасы йолдызы Дима Билан көч-куәт өстәгән. Нәни җырчы әйтүенчә, финал алдыннан Даянага Билан шалтыратып, дулкынланмаска киңәш иткән, уңышлы чыгыш ясавын теләгән һәм аның өчен бөтен ил җан атып торуын искәрткән.
Даяна тәкъдим иткән “Мечтай” җырын яхшылап җиренә җиткереп башкару өчен ярты еллап вакыт кирәк булган. Шушы алты ай дәвамында җырчыга әнисе һәм вокал буенча укытучысы Элеонора Калашникова белән еш кына Мәскәүгә барырга туры килгән. Биредә аның чыгышы өстендә режиссерлар, стилистлар, костюмерлар, биючеләр эшләгән. “Россия” телеканалы “Евровидение”га әзерлекне үз өстенә алган, моның өчен Даяна һәм аның белән шөгыльләнүчеләр рәхмәтле булуын белдерделәр.
Элеонора Калашникова Даянада җаваплылык хисенең яхшы үсеш алуын билгеләп үтте. “Кечкенә кеше өчен “Даяна, давай! Россия, вперед!” дигән сүзләр астында чыгыш ясау психологик яктан бик кыен. “Мин моны башкарып чыга алырга тиеш!” дигән установка да аны нык каушатты. Әмма мин үземнең укучым белән горурланам: ул дулкынлану хисләрен җиңә алды, беркем дә аның каушавын сизмәде һәм без профессиональ дәрәҗәдәге чыгыш күрсәтүгә ирештек”, - диде Элеонора Калашникова. Даянаны мораль яктан дәртләндереп тору өчен Украинага шулай ук аның әти-әнисе, дус кызы, Украинадан туганнары, шулай ук үзенең фан-клубы барган.
Элеонора Калашникова билгеләп үткәнчә, Даянаның барлык көндәшләре дә шактый көчле булган. “Бу балалар бәйгесе булгач, барыбер алар бер-берсенең яхшы чыгыш ясавы өчен чын күңелдән теләп торды. Конкурстан алар яңа дуслар, яңа элемтәләр генә алып кайтмый, ә бик күп яңа җырлар да өйрәнә. Кулислар артында алар барлык җырларны күмәк төстә җырлап торды”, - ди вокал укытучысы. Шулай да ул һәм Даяна да дүртенче урынны гына алуны бераз күңелне тырнавын яшермәде.
Даяна Кириллова “Голубой огонек”ка да чакырылачак. Анда ул “Евровидение” да башкарган җыры белән чыгыш ясаячак. “Хәзер Даяна киң танылу алды. Киләсе ел дәвамында “Россия” телеканалы яшь җырчыны телепроектларга чакырачак.
Даяна киләчәктә дә тормышын җыр белән багышларга теләвен әйтте. Шулай ук ул үскәч өлкәннәр өчен “Евровидение”да катнашу турында хыяллана. Хыялларына килгәндә, аның бик күп песиләр тәрбияләү теләге көчле. Шулай ук “Диснейленд” ны барып күрү хыялының да киләсе елга тормышка ашачагына ышанычын җиткерде ул.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru