Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Мәктәптә укыганда, укытучы баласы буларак миңа кыен иде. Еш кына дәресләрдә әтигә “абый“ дип дәшәргә дә туры килде. Әти-әниең укытучы булса, тәртибең дә, укуың да һәркемнең күз алдында икәне көн кебек ачык. Әтинең географиядән “икеле” куйганы, аны төзәтергә мәҗбүр иткәне дә истә калган. Укытучы баласы булганга карап, бернинди яклау да, яхшы билгеләр кую да эләкмәде. Тик башкача да була икән.
Редакциягә килеп төшкән хатта әнә шундый бәхәсле фикерләр ярылып ята.
“Хөрмәтле редакция! Улым көн дә тәртип бозып, шелтә алып кайта башлады. Нигәдер бер малай белән тыныша алмыйлар. Шунысы да бар: бу малайның әнисе биредә укытучы булып эшли. Балалар үзара сөйләшеп, уйнашып, сугышып китсә дә, улы әнисен чакырып китерә икән. Ул исә, үз чиратында, тавыш куптарып, башка балаларны сүгеп ата. Мин әлеге ханымнан аермалы буларак, көнозын балам янында була алмыйм. Моны кирәк дип тә тапмыйм. Әмма укытучының балалар арасына кысылып йөрүе кәефне төшерә. Улым да мәктәптән күңелсез кайта. Киңәш бирегез әле”. Сиринә Яруллина
Психолог Резедә МӘРДАНОВА:
– Иң элек баланың проблемалары турында уртага салып сөйләшергә кирәк. Бәлки кайсыдыр очракта сезнең улыгызда да гаеп бардыр. Укытучылар белән араны бозганчы, мәсьәләгә ачыклык кертергә киңәш ителә. Бала әти-әнисенең яклавын тоярга тиеш. Әмма бу артыкка китсә, тискәре тәэсире булачак. Балагызның тәртибе, укуы өчен сыйныф җитәкчесе җавап бирә. Укучылар арасындагы низаг сыйныфта хәл ителергә тиеш. Бер генә әнинең дә баласын кимсеттерәсе килми, әлбәттә. Барысы да мәктәпкә, яисә балалар бакчасына эшкә урнашыр иде дә бит. Әмма алай була алмый. Бала-чага сугышмыйча үсми, алар бер караганда дус, икенче караганда, тукмашып та алалар. Әмма укытучы кеше башка балаларга караганда үзенекенә артык игътибар бирергә, аны яклап йөрергә тиеш түгел.
Кайбыч районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров:
– Укытучы өчен бөтен балалар да бертигез булу шарт. Әгәр дә баласы белән ниндидер күңелсезлекләр килеп чыккан икән, ул аны өендә хәл итәргә тиеш. Баласы белән бу турыда сөйләшергә, аңа нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнне аңлатырга кирәк. Укытучы өчен мәктәп эш урыны булып тора. Дөрес, мәктәптә кайбер балаларның әти-әниләре хезмәт куя. Без андыйларны үрнәк итеп күрергә өйрәнгән. Мин үзем “апа, абый” урынына “әти, әни” дип әйтүне тыймыйм. Бала бу сүзне бик еш әйтми бит инде ул.
Чулпан Хәйруллина (журналист):
– Мин килешәм. Башлангыч сыйныфларда укый торган баланы якларга кирәк. Беренчедән, ул яңа гына балалар бакчасыннан килгән. Икенчедән, аңа мәктәп шартларына яраклашырга берникадәр вакыт кирәк. Әмма яклау дигәндә, балаңны кыерсыткан икенче бер балага: “Син начар” яки “син яхшы”, – дип әйтү мәгънәсендә түгел, ә укытучы кеше буларак, балага нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен аңлатуны күздә тотарга кирәк. Гомумән, укытучы аналарга гына кагылмый бу. Теләсә кайсы ата-ана, баласы белән булган хәлне ачыклаганда, кемнең гаепле, кемнең юк икәнлеген расларга тырышырга түгел, ә гадел булырга, киләчәктә мондый хәл кабатланмасын өчен балаларга аңлату эшләре алып барырга тиеш, дип уйлыйм. Балаларның төрлесе була. Кечкенә чакта еш кына ялганлый торган гадәтләре дә күзәтелә. Ә кайсыбер бала дөресен дә әйтмичә кала. Шуңа күрә балалар белән бергәләшеп сөйләшергә кирәк.
Лилия Ибраһимова (тәрбияче):
– Укытучы кеше чын мәгънәсендә балаларга белем бирүче икән, ул болай эшләргә тиеш түгел. Белем йортында ул – иң беренче чиратта укытучы. Баланы кечкенәдән үк яклап йөри башласаң, үсә төшкәч, нишләргә кала соң? Шундый малайлар, үскәч, әни итәгенә ябышып йөри торган була да инде. Болай да төртеп күрсәтергә чын ирләр калмады бит. Баланы дөрес тәрбияләргә кирәк.
Чыганак: http://vatantat.ru