Татар мәгарифе порталы
Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең “Алгарыш” гранты положениесенә җитди үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертелгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы студиясендә узган матбугат конферециясендә ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте. Очрашуда шулай ук ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча совет әгъзасы Игорь Бикеев катнашты.
Данил Мостафин сүзләреннән аңлашылганча, студентларын һәм хезмәткәрләрен “Алгарыш” грантына тәкъдим итүче оешма һәм учреждение җитәкчеләренең җаваплылыгын арттыру максаты белән, укытуны бергәләп финанслау механизмы гамәлгә кертелгән. Шулай ук грантка дәгъва кылучыларның профильле белгечлеге буенча эш стажы 2 елдан да ким булмаска тиеш – бу яңа таләп. “Грантка теге яки бу кешене тәкъдим итүчегә, грант алучының эшкә урнашуы өчен дә җаваплылык йөкләнә. Стажировка тәмамлангач 3 ел дәвамында алар бу белгечнең язмышы белән кызыксынып торырга тиеш”, - дип хәбәр итте Данил Мостафин. Матбугат конференциясендә катнашучылар искәртеп үткәнчә, моңа кадәр “Алгарыш” гранты буенча белем алып, Татарстан җиренә эшкә кайтмау очраклары булгалады.
Грантка дәгъва кылучыларны сайлап алу буенча конкурс процедураларының үтә күренмәлелеген тәэмин итү һәм коррупция рискларын киметү максаты белән, сайлап алу комиссиясенең барлык утырышлары онлайн-трансляция режимында үткәрелә. Моннан тыш, грант алучыларның саны артуы белән бәйле рәвештә, грант буенча белем алган һәм хәзер белем алучылар турында мәгълүматлар тупланган интерактив система эшләнгән.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru