Татар мәгарифе порталы
Иртәгә Яшел Үзән шәһәрендә Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. “Россия дәүләтчелеге үсешендә татар халкының роле” дип исемләнгән әлеге фәнни-гамәли конференция Романовлар династиясенең 400 еллыгына багышланган. Чараның кунаклары:
Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире;
Таһиров Индус Ризак улы, тарих фәннәре докторы, Казан федераль университы академигы
Никитин Игорь Юрьевич, Халыкара Педагогика академиясе әгъзасы, академик, Халыкара Педагогика академиясенең вице-президенты;
Таһиров Энгель Ризак улы, тарих фәннәре докторы, «Европа-Азия» халыкара гуманитар академиясе президенты, (ЮНЕСКО) Дөнья мәдәнияте институты ректоры;
Вәлиев Рәмзи Кәлим улы, тарих фәннәре докторы, Казан федераль университы академигы;
Вәлиуллин Ренат Нәкыйф улы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары;
Каримова - Фортунато Эльвира, Франция – Париждагы татар диаспорасы җитәкчесе;
Денисова Рузалия Вәкил кызы, Венгрия (Будапешт) Республикасындагы татар диаспорасы җитәкчесе;
Измайлов Бәхтияр Искәндәр улы, тарих фәннәре кандидаты, Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты яңа һәм өр-яңа тарих бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре;
Фәйзрәхманов Илшат Җәүдәт улы тарих фәннәре кандидаты, Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты урта гасырлар тарихы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре;
Макаров Геннадий Михайлович, Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтындагы керәшен һәм нагайбәк татарларының тарихын, мәдәниятен өйрәнү үзәге җитәкчесе;
Заһидуллин Илдус Котдус улы, тарих фәннәре докторы, Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты урта гасырлар тарихы бүлеге җитәкчесе һ.б.
Конференциядә секцияләргә бүленеп эшләү, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар үткәрү каралган.