Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Соңгы вакытта республиканың татар гимназияләрендә Тукай теленең тиешле дәрәҗәдә укытылмавы ачыклана башлаган. Уку йорты директорлары исә мондый вәзгыять килеп тууда ата-аналарны гаепли.
7 декабрь көнне Казанда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының узып баручы ел нәтиҗәләренә багышланган киңәйтелгән утырышы узды. Әлеге чарага Россиянең 52 төбәгеннән 98 һәм 16 чит илдән татар милләте язмышына битараф булмаган 21 вәкил чакырылган иде.
Утырышта, шулай ук, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Татар Федераль милли-мәдәни автономия советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов кебек рәсми затлар катнашты. Чара исә «Боинг» авиаһәлакәтендә һәлак булганнарны искә алудан башланып китте.
Республикага татар иҗтимагый оешмаларының ярдәме кирәк
Башта кунакларга Радик Гыйматдинов мөрәҗәгать итте. Ул килгән кунакларга Рөстәм Миңнехановның сәламнәрен җиткерде, республика җитәкчелеге тарафыннан чит ил һәм төбәкләрдә гомер итүче милләттәшләребез тормышын яхшырту буенча нинди эшчәнлек алып барылуы турында сөйләде.
Әйтергә кирәк, Татарстанның татар дөньясы белән элемтәләре елдан-ел ныгый. Читтәге милләттәшләребез язмышы Татарстан Президентының да игътибар үзәгендә тора. Бүгенге көндә Татарстан илнең бик күп төбәкләре һәм чит илләр белән турыдан-туры элемтәләр урнаштырды. Алар ярдәмендә шунда яшәгән татарларның мәнфәгатьләрен кайгырту да күздә тотыла. "Рөстәм Миңнеханов чит илләргә эшлекле сәфәрләргә барган вакытта шул төбәкләрдә гомер итүче татарлар белән күрешми калмый. Республика ирешкән уңышларда сезнең дә өлешегез зур. Без сезнең җылы мөнәсәбәтегезне һәрвакыт тоеп яшибез", - дип мөрәҗәгать итте ул җыелган кунакларга.
Радик Гыйматдинов чыгышында республикада тормышка ашырылучы милли проектларга да тукталып узды. Мәсәлән, агымдагы елда Татарстанда татар милләтенә кагылышлы өч зур программа кабул ителгән. «Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру», «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау», «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программаларын уңышлы тормышка ашыру өчен татар иҗтимагый оешмаларының да ярдәме кирәк, дип ассызыклады җитәкче.
Яңа министр милли мәгарифне уңай якка үзгәртә
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Закиров исә утырышта катнашучыларны үзе җитәкләгән оешманың 2013 елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырды, киләсе елга планнарны билгеләде. Ул Татарстанда һәм чит төбәкләрдәге татар милли мәгарифе белән бәйле вәзгыять турында аеруча тәфсилләп сөйләде.
"Ниһаять, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына милли проблемаларга битараф булмаган яңа министр килде. Ул килү белән әлеге өлкәдәге вәзгыятьне уңай якка үзгәртә башлады. Мәсәлән, республиканың 16 район үзәгендә моңа кадәр татар мәктәпләре юк иде. Быел исә андый районнарның саны 7гә генә калды. Бу бик өметле борылыш", - дип сөйләде Ренат Закиров үзенең чыгышында.
Татар мәктәпләре җитди контрольдә
Ул Балтач һәм Нурлат кебек татарлар күпләп яшәгән район үзәкләрендә татар мәктәпләре булмауны «бернинди әхлак кагыйдәләренә сыймый торган күренеш» дип атады. Әле алай гына да түгел, кайбер татар гимназияләрендә «татар» сүзе кәгазьдә генә калган икән.
"Быел белем бәйрәме көнне миңа Арча районының татар гимназиясендә булырга туры килде. Нәтиҗәдә, әлеге уку йортында бер генә фәннең дә татар телендә укытылмавы ачыкланды. Укучылар татар телен чит тел кебек өйрәнә. Мәктәп директоры исә бу вәзгыятьнең сәбәпләрен төгәл генә аңлатып бирә алмады", - дип дәвам итте сүзен җитәкче.
Әлки районының үзәге Базарлы Матакта Нәби Дәүли исемен йөрткән уку йорты да күптән инде татар гимназиясе булудан туктаган икән.
Ренат Закиров сүзләренә караганда, андый мәктәпләрнең күбесе үзләренең фәннәрне татар телендә укытмау карарларында ата-аналарны гаепле. Янәсе, нәкъ менә алар балаларын татар телле мәктәптә укытырга теләми, киләчәктә БДИ бирә алмас дип курка, имеш. Җитәкче сүзләренә караганда, бу гомумән дә дөреслеккә туры килми, ә бары тик җаваптан качу юлы гына.
БТК башкарма комитеты җитәкчесе бу вәзгыятьнең хәзер җитди контрольгә алынуын билгеләп узды. Киләсе елда әлеге проблемалар уңай якка хәл ителергә тиеш.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt