Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Күптән түгел “Ак Барс” Яшьләр үзәгендә республикабыз балалары арасында уздырылган “Киләчәккә билет” исемле иншалар бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарылды. Чара ике этапта: район күләмендә, аннан республика масштабында үткәрелгән. Республика этабына районнарында беренче өч урынны алган кызлар–малайлар эшләре алынган.
Тематик яктан да балаларга иркенлек, эшләрне 6 номинация буенча эшләү мөмкинлеге булган: “Эш кешесе”, “Һөнәри уңыш формуласы”, “Минем булачак һөнәрем”, шигьри формада эшләр, шулай ук татар һәм рус телендә иншалар.
Әлеге чараның максаты артык катлаулы түгел – балаларга киләчәген, булачак һөнәрен кузалларга булышу.
Республика этабына Татарстанның 44 район һәм шәһәреннән барлыгы 109 эш җибәрелгән.
Иң кызыгы, иншалар арасында башлангыч сыйныф укучылары язганнары да күп. Димәк, алар бу яшьтән үк һөнәрләре турында уйлана. Шулай ук чуаш телендә язылган эшләр дә кабул ителгән, шундый иҗади эшләрнең берсе хәтта финалга чыга.
Озын сүзнең кыскасы, җиңүчеләрне каршы алыгыз:
Рус телендәге инша – «Киләчәк һөнәрләр дөньясында» – Ренат Шарафеев (Ютазы районы)
Татар телендә язылган иң шәп инша – «Әти-әнием һөнәре» – Салават Нургаязов (Спасс районы).
Шигьри формадагы инша - «Иң шәп һөнәр» – Ангелина Кольцова (Яшел Үзән), «Эш кешесе» – Алинә Сәлахова (Яшел Үзән).
«Һөнәри уңыш формуласы » - «Электр җиһазларын көйләүче» – Марат Ахметвафин (Әлмәт), «Минем булачак һөнәрем » - «Чит-читләрен каеп сөлге чиктем» – Лилия Мингалиева (Балык Бистәсе).