Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанда төп чыршы бәйрәме 25 декабрь көнне узачак. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин хәбәр итте. Бәйрәмдә 7-11 сыйныф укучылары катнашачак, аларның саны 2000нән артык булачак. Гадәттәгечә, быел да бәйрәм “Татнефть-арена” боз сараенда үткәрелер дип көтелә. Бәйрәмдә республика җитәкчелеге катнашачак, укучыларга ел символы булган йомшак уенчык эченә тутырылган тәм-томнар таратачаклар.
“Чит район-шәһәрләрдән килүчеләрне мәктәп ашханәсендә бушлай ашату каралган, моннан тыш, катнашучыларга кайтып киткәндә ашар өчен ашамлыклар комплектлана. Һава торышы начар булган очракта, катнашучыларны “Волга” яшьләр үзәгенә урнаштырачакбыз”, - диде Рөстәм Гарифуллин.
Мәскәүдәге Кремль чыршы бәйрәме исә 26нчы декабрьдә уздырылачак. Министр урынбасары сүзләренчә, биредә РФның төрле төбәкләреннән 5000 укучы катнашачак. Алар арасында Татарстаннан да 130 бала бар. Шуларның 26сы – ятим, 23е – Бөтенроссия һәм Халыкара бәйгеләрдә җиңү яулаучылар, 10ысы – спорт белән шөгыльләнеп югары күрсәткечләргә ия булганнар һәм 10ысы – вазыйфаларын үтәгәндә һәлак булган полиция хезмәткәрләренең балалары.
Балаларны медицина персоналы, полиция хезмәткәрләре озата барачак. Мәскәүгә чыршы бәйрәменә баручыларга Яңа ел бүләкләре һәм шәһәр буенча экскурсия каралган. Делегация 24нче декабрь көнне юлга чыгачак, 27се исә, кире әйләнеп кайтырлар дип көтелә.
Рөстәм Гарифуллин сүзләренчә, республиканың башка шәһәр-районнарында да, Яңа ел бәйрәмнәрендә күптөрле чаралар уздырылачак, мисал өчен, Яр Чаллы шәһәренең яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары “Яңа ел әкияте” исемле чара кысаларында аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм ятим калган балаларга бүләкләр таратачак. “Шулай ук, иҗтимагый оешмаларның берсе, мөмкинлеге чикләнгән балаларга котлау открыткалары өләшүне оештыра. Аларны, тылсымчы булып киенгән ике активист таратачак”, - дип белдерде Рөстәм Гарифуллин.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru