Татар мәгарифе порталы
Сез монда
«Яңа ел яллары шактый озын. Ялларның икенче-өченче көнендә үк алга таба ни белән шөгыльләнергә дип уйлый башлаучылар өчен республикада барыр урыннар шактый. Мисалга тарихи урыннарга бай Алабуганы, борынгы Болгарны, Свияжски утрау-шәһәрен китерә алам. Телевизор каршында утырганчы, аларда уздырылган чараларны карау күңеллерәк булыр”. Бүген Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Сергей Иванов әнә шулай дип дип белдерде.
Урынбасар санап узган шәһәрләрдә тарихны үз итүчеләр өчен күптөрле күңел ачу программалары уйлап тапканнар. Мисал өчен, Свияжски утрау-шәһәрендә 20нче декабрь көнне үк 16-17нче гасыр тормышын бәян итүче экспозиция ачылачак. Бу уңайдан, “Свияжски утрау-шәһәрчеге” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музее җитәкчесе Артем Силкин: “Экспозиция шактый кызыклы һәм заманча килеп чыкты. Анда археологик табылдыклар, документлар урын алган”, - дип белдерде.
Гыйнвар башында, күргәзмәләр залында кайчандыр Свияжски утрау-шәһәрендә булган, ләкин безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән храмнар турында сөйләүче күргәзмә ачылачак. Артем Силкин сүзләренчә, күргәзмәдә урын алган фотографияләр һәм иконалар теге яки бу храмның язмышы, нинди изгеләргә багышлап салынуы хакында сөйләячәк.
Яңа ел көнне исә, Свияжски утрау-шәһәренең өч мәйданында уен-көлкегә бай чаралар үтәчәк. “Свияжские забавы” исемле программа 2-7 гыйнвар көннәрендә, 12:00 һәм 14:00дә үткәреләчәк. Музейда узачак бу чара халык уеннарына юнәлдерелгән, шулай ук, биредә кунаклар кайнар чәй һәм камыр ашлары белән сыйлана алачак.
Кунакларны кабул итәчәк икенче мәйдан – “Ленивый Торжок». Биредә 27 декабрьдән алып 9 гыйнварга кадәр көн саен 13:00 һәм 16:00 сәгатьтә “Укчы Никита һәм Свияжски прәннеге турында хикәят” ( Сказ о Никите-стрельце и Свияжском пряннике”) исемле тамаша уздырырга планлаштыралар. Чарада баһадирлар көрәшен күзәтергә, арбалет һәм уктан атарга, сөңге ыргытырга мөмкин булачак. Моннан тыш, урта гасырлар кухнясы кунакларга тамак ялгау мөмкинлеге тудырыр дип көтелә.
Болгарда узучы чаралар исемлегенә килгәндә, алар 2 гыйнвардан башланачак. Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы җитәкчесенең үсеш буенча урынбасары Лилия Сафина сүзләренчә, тагын бер зур вакыйга көтелә - 30 декабрьдә биредә Олимпия утын кабул итеп алачаклар.
“Теләге булганнар сәгать иртәнге 10га Болгарга килеп, Олимпия утын кабул итү уңаеннан уздырылган театраль тамашалар шаһите була ала”, - дип ассызыклады ул бу уңайдан.
Лилия Сафина сүзләренчә, халык Болгарга җәй көне генә килә, әмма хәзер биредә кыш көне дә иркенләп карарлык әйберләр күп. Мисал өчен, 13-14 гасыр экспонатлары катнашында “Болгарның кышкы легендасы” исемле программа уздырырга җыеналар. Биредә 4 музейга экскурсиядән тыш, музей-тыюлыкта урнашкан чыршы янында театральләштергән тамаша да булачак. Чараның ахырында, теләге булганнар ат җигелгән чанада йөри ала.
Ә менә “Кышкы әкият” исемле бәйрәм программасы балалар өчен уйлап табылган. “Өлкәне өйрәнү музеена элеккеге уенчыклар белән бизәлгән чыршы урнаштырдык. Ул уенчыклар барысы да музей экспонатлары. Кунакларга 19 гасыр ахыры, 20 гасыр башында безнең территориядәге балаларның Яңа елны ни рәвешле каршы алулары хакында сөйләячәкбез. Балалар өчен Кыш бабай остаханәсе эшләячәк. Шулай ук, кар ыргытышып уйнау, атларда йөрү планлаштырыла. Барлык килүчеләргә кечкенә генә бүләкләр – сувенирлар өләшәчәкбез”, - дип белдерде Лилия Сафина.
Алабуга шәһәрендә дә күптөрле чаралар уздырырга планлаштырыла. Бирегә килүчеләрне музейларга кызыклы сәяхәт тә көтәчәк.
Югарыда санап үтелгән шәһәрләргә экскурсия өчен билетларны алдан сатып алырга киңәш итәләр. Хәзер бу система шулай ук халык өчен җайлаштырылып эшләнгән: “Кинога барган кебек, алдан билет алып куерга гына кирәк. Аннары соң, уңайлы автобусларга утырып, үзегез теләгән көнне экскурсиягә чыга аласыз. Кеше ялларга да, төркем җыярга да кирәкми”, - дип белдерде бу уңайдан Казан шәһәренең туристик-мәгълүмат үзәге генераль директоры Наталья Абрамович.
Наталья Абрамович сүзләренчә, Алабугага сәяхәт 2200, Болгарга 2000 сумга төшәчәк. “Бу бәяләргә юл вакытын да кертеп, 12 сәгатьлек экскурсияләр оештырылачак. Аларга төшке аш бәясе, музейларга керү билетларының хакы да кертелгән”, - дип аңлатты ул. Ә менә Свияжскига экскурсия 6 сәгать дәвам итә, бәясе – 900 сум.
Ташламалар мәсьәләсенә килгәндә, Казанда яшәүчеләр өчен – 20, мөмкинлеге чикләнгәннәр, балалар һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен 10 процент ташлама каралаган.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru