Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев һәм аның урынбасары Андрей Поминов катнашында берьюлы ике матбугат конференциясе узды. Күп кенә югары уку йотрлары филиаллары һәм вәкаләтлекләрен ябу көнүзәк тема иде. Россия Федерациясе Хөкүмәте 2008 елның 14 февралендә чыгарган махсус карары нигезендә югары уку йортлары вәкаләтлекләре базасында студентларга консультация һәм агымдагы аттестация үткәрү тыела. Моңа Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры аеруча басым ясады. Ләкин әлегә хәтле бу филиал һәм вәкаләтлекләрдә белем алган студентларга куркасы юк. Аларга үзләре теләгән югары уку йотрына күчү иреге бирелә.
Әлеге филиалларның ябылуы гаҗәп түгел. Районнарда урнашкан күп кенә филиалларда материаль–техник һәм кадрлар базасы санитар–эпидемиологик һәм лицензион таләпләргә туры килми. Өстәвенә, вәкаләтлекләрнең байтагында төп югары уку йортыннан проффесор–укытучыларны чакыртмый, студентларны семестрара һәм чыгарылыш аттестациясен үтәргә шулай ук уку йортының төп базасына җибәрми генә укытканнар. Аңлашыла ки, нәкъ шул вәкаләтлекләр бүген ябылачак та. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов сүзләренә караганда, тикшерү барышында “яшерен вәкаләтлекләр” дә ачыкланган. Мисал өчен, «Арск-1», «Арск-2», «Бугульма-1», «Бугульма-2» кебек Социаль һәм гуманитар белемнәр институы вәкаләтлекләре.
Искә төшереп үтәбез, республикабызда төрле югары уку йортларыннан 67 филиалы ябылган. Ләкин шуларның 35 әлегә үзенең эшчәнлеген дәвам итә.
Абитуриентлар колагына. Теге яки бу югары уку йорты филиалын сайлаганда аның эшчәнлеген сурәтләгән барлык документлар (укыту программасы, кабул итү коммисиясе һәм башкалар) белән дә танышу зарур.
Министр сүзләренә караганда, быел 60000 чыгарылыш сыйныф укучысы документларын югары уку йортларына тапшырган. Һичшиксез, бу аз сан. Чөнки быел БДИ нәтиҗәләренә бәйле куп кенә абитуриентларның документлары кабул ителмәде. Сүз бер генә мәҗбүри имтиханнан да “икеле” билгесен алучылар турында. Быел математиканы иң түбән билгегә тапшыручылар байтак иде.