Татар мәгарифе порталы
16 Июль, 2008 - 14:40
“Россиянең ел укытучысы” конкурсында быел үзгәрешләр көтелә. Бу турыда Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгында күптән түгел узган оештыру комитеты утырышында ассызыклаганнар.
Из зур һәп төп аерма түбәндәге: быелдан беренче турда бәяне башка дисциплиналар нигезендә куячаклар. Элек номинацияләр теге яки бу предмет исемен йөртә иде. Хәзер бары 4 группа булачак: “гуманитар–иҗтимагый”, “сәнгать һәм мәдәният”, “башлангыч белем”, “табигый–фәнни”.
Беренче турда мөгалимнәр инновацион проектларын тәкъдир итәчәк, үз предметыннан ачык дәрес үткәрәчәк.
Икенче турга 15 укытучы сайлап алына. Бу – һәр группадан икешәр мөгаллим һәм гомуми тавыш бирү ретингында беренче урыннарда тоган тагын 7 финалист. Әлеге этапка юллама алган бар катнашучы да конкурсның җиңүчесе исемен ала. Абсолют җиңүче исемен алу өчен сәхнәдә мастер–класс үткәрү һәм “Гаилә һәм мәктәп мәгариф гасырында” темасына лекция белән чыгыш ясау сорала.
Оештыру комитеты конкурсның Зур жюри составын билгеләгән инде. Быел конкурс “Бүген – инновация, иртәгә – стандарт” девизы астында узачак.
Россиякүләм конкурсның соңгы этабын уздыру тәртибе «Учительской газета» сайтыннан карый аласыз.
Чыганак: www.ug.ru