Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Казан ратушада Мэрның исемле стипендияләрен укучы яшьләргә тапшыру тантанасы булды.
“Казан үзенең сәләтле яшьләре белән хаклы рәвештә горурлана, аларның уңышлары шәһәребез абруен күтәрүгә өлеш кертә. Быел гаять зур уңышларга ирешкән укучылар, студентлар, аспирантлар, аларның укытучылары, әти-әниләре белән без бергә шатланабыз, аларның барысын да сәламлисем килә. Сәләтле яшьләребез безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез. Сезнең кебекләр белән безнең Казаныбыз Җир йөзендә иң яхшы шәһәр булыр. Шуңа күрә ирешкәннәргә карап тынычланырга кирәкми, сезне эзләнергә, яңа үрләр яуларга чакырам”, - дип мөрәҗәгать итте шәһәр мэры Илсур Метшин. Бездә уку йортлары талантлы яшьләребезнең укуда, фәнни хезмәттә үсеше өчен барысын да эшли, заман белән бергә атларга тырыша, дип билгеләп үтте.
Узып барган елның шәһәребездә иң истәлекле һәм дөнья киңлегендә яңгыраш алган вакыйгасы – “Универсиада-2013” зур спорт форумы: анда без сынатмадык кына түгел, – студентлар спорты өлкәсендә иң югары нәтиҗәләргә ирештек, хәер, сез үзегез дә волонтер буларак Универсиадада катнаштыгыз, моның өчен рәхмәт сезгә, диде Универсиаданың оештыру комитеты рәисе булган мэр Илсур Метшин.
Татарстан башкаласының халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары, фестивальләре лауреатлары булган музыка, сәнгать мәктәпләренең 30 укучысы, фәнни тикшеренү эшләре һәм инновацион проектлар конкурсында көчен сынаган урта махсус һәм югары уку йортларында белем алучы 21 студенты һәм 16 аспиранты лауреат булды. Конкурс исә сентябрьдә башланып, ике этапта уздырылган, шуларның берсе – читтән торып. Нәтиҗәдә, конкурс комиссиясенә 160тан артык хезмәт тапшырылган, 68е (34е – социаль-гуманитар фәннәр секциясенә, тагын шуның кадәре – техник һәм табигать фәннәре секциясенә) яклауга сайлап алынган. Аларда каралган мәсьәләләр арасында аеруча экология һәм әйләнә-тирә табигый мохит, төзелеш эшләрендә яңа материаллар кертү, шәһәр халкы белән аралашу өчен яңа медиамәйданчыклар эзләүгә игътибар бирелгән.
Шул рәвешле, Казанның иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылары чыгышлары белән үрелеп барган әлеге тантанада мэр Илсур Метшин кулларыннан башкаланың 67 егете һәм кызы дипломнар, акчалата стипендияләр (урта махсус уку йортлары студентларына һәм мәктәп укучыларына – 10 мең, югары уку йортлары студентларына – 20 мең, аспирантларга – 30 мең сум) кабул итеп алды. Бүләкләү тантанасында аларның һәркайсының фәнни җитәкчесе исеме дә хөрмәт белән игълан ителде.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru