Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Ел башыннан Россия Федерациясенең барлык регионнарында спорт һәм сәламәтлек декадасы башланып китте. Татарстан шәһәрләре һәм районнары да искәрмә түгел – декада кысаларында республикада күмәк сәламәтләндерү чаралары, спорт җиһазлары прокаты оештырылган. Шулай ук, бассейн, боз сарае кебек сәламәтләндерү объектларында Яңа ел һәм Раштуа уңаеннан күңел ачу программалары үткәрелгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Яңа ел уңаеннан үткәрелгән чараларга нәтиҗә ясау уңаеннан уздырылган брифингта ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов белдерде. Чарада ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан җитәкчеләр – янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев, иҗтимагый тәртип идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Ногманов, лицензион-рөхсәт эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Артем Кузнецов та катнашты.
Рафис Борһанов балалар һәм үсмерләрнең ялын күңелле итүгә зур басым ясалуын ассызыклады. Мисал өчен, кышкы каникуллар чорында 544 учреждениедә лагерь сменалары оештырылган булган. Аларда 32 мең бала ял иткән. Шуларның 3 меңе Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы карамагындагы сменаларда, 28 меңнән артыгы муниципаль берәмлекләр үткәргән лагерьларда кышкы каникулын үткәргән.
24 стационар балалар сәламәтләндерү лагерында барлыгы 11,5 мең укучы булып кайткан. Кышкы каникул чорында мәктәп яны лагерьләре дә үз эшчәнлеген торгызып җибәргән, мисал өчен, шундый 520 учреждениедә 21 меңгә якын укучы өчен сменалар булдырылган.
Барлык ял итүчеләр арасында авыр тормыш хәлендә калган 1400 бала да бар.
Рафис Борһанов балигъ булмаганнар эше комиссияләрендә һәм бүлекчәләрендә исәптә торучылар өчен дә махсус смена булдырылуы турында белдерде.
“Йолдызлы десант” республика профильле сменасы 10-16 яшьлек үсмерләр өчен оештырылды. Әлеге сменаны “Санта” санаторий базасында үткәрдек. Анда 100 гә якын кеше ял итте”, - дип ассызыклады министр.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru