Татар мәгарифе порталы
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Яр Чаллы шәhәре Башкарма Комитеты Мәгариф hәм яшьләр белән эшләү идарәсе һәм ЮҺБ ФДБМУ “Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты” белән берлектә 2013 нче елның 21 нче декабрендә муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе «Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат» базасында “Яшьләр фәнни эзләнүдә” III республикакүләм фәнни-гамәли укучылар конференциясен үткәрде.
Читтән торып үткән беренче турга 419 фәнни эш килде. Аларны тикшерү өчен, “Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты”ннан галимнәр, Яр Чаллы шәhәренең мәгълүмати-методик үзәгеннән укытучылар, белгечләр чакырылды.
Фәнни-гамәли конференциядә гомуми белем бирү оешмаларының, гимназия, лицейларның 8–11 сыйныф укучылары катнашты. Конференциянең йомгаклау этабына республиканың Казан, Яр Чаллы, Лениногорск, Зәй, Чистай, Минзәлә, Буа, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Бөгелмә, Менделеевск кебек 12 шәһәреннән һәм Чүпрәле, Тукай, Сарман, Менделеевск, Спас, Кама Тамагы, Әгерҗе, Яңа Чишмә, Актаныш, Балтач, Бөгелмә, Саба, Әлмәт, Ютазы, Алабуга, Алексеевск, Мамадыш, Чистай, Мөслим кебек 19 районнан иң яхшы дип табылган 162 эшнең авторлары чыгыш ясады. Конференциядә Казан шәһәре, Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф проблемалары лабораториясе мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Мозафарова Мингаян Гаяз кызы, Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты проректоры, физика-математика фәннәре кандидаты Шакиров Искәндәр Әсгать улы һәм Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты галимнәре Галиуллин Радик Рамил улы, Сәләхетдинова Зифа Фәнил кызы,Хаҗиев Ринал Исмәгыйль улы, Белаян Седа Ефремовна, Исламова Ләлә Абулгасовна, Закирова Лилия Рәшит кызы катнаштылар.
Чыганак:http://mon.tatarstan.ru/tat