Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Яңа ел балалар татар матбугаты дөньясына да яңалыклар алып килде. Туксан еллык чал тарихы булган “Сабантуй” балалар газетасы (төрле елларда ул төрле исемнәр белән чыкты) зәвыклы журналга әверелде. Хәзер ул айга ике тапкыр чыгачак.
“Без бөек үзгәрешләр, бөек әверелешләр заманында яшибез. Вакыйгалар, яңалыклар, күренешләр яшен тизлеге белән алышынып кына тора. Әле ун ел элек кенә күз алдына да китерә алмаган нәрсәләр бүген гадәти бер көндәлек әйбергә әйләнә дә куя. Газетаның да, журналның да үз кануннары, үз үзенчәлекләре бар. Һәрхәлдә, үзгәрешләрнең барысы да әйбәт якка, матур якка булыр дип өметләнәбез. Иң мөһиме, ул тагы да эчтәлеклерәк, тагы да матуррак, укучыларыбызга тагын да якынрак булсын өчен тырышабыз. 90 елга якын чыгып килгән, әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез, абый-апаларыбыз укып үскән газетабызның матур-матур традицияләрен дә дәвам итәчәкбез”, - ди Татарстанның халык шагыйре, “Сабантуй” журналының шеф-мөхәррире Роберт Миңнуллин.
Олы юл узган басма 1924 елда “Яшь ленинчы” булып нәшер ителә башлый. Сугыш елларында туктап тора, ә Бөек Ватан сугышыннан соң яңадан эшли башлый. Үзгәртеп кору чорыннан “Сабантуй” газетасы буларак үзгәртелә.
2014 елдан әлеге басма үз укучыларын журнал форматында сөендерә башлады. Чыннан да, “Сабан туй”ның тәүге саннарын кулга алуга ирешкән укучылар басманың сыйфатлы кәгазъдә, төсле, затлы булуына игътибар итми калмагандыр.
Журналның баш мөхәррире Айдар Гыймадиев сүзләренә караганда, балалар аудиториясе бик таләпчән, шуңа күрә замана балаларының игътибарын яулар өчен яңа форматта, яхшы кәгазъдә басылган продукция тәкъдим итәргә кирәк.
- Безнең газетаның тиражы 5 мең иде. Моннан биш-алты элек 10 мең иде әле ул сан. Газетага язылу кампанияләре вакытында бик актив эшләгән очракта да, басмага тираж төшеп барды. Укучыларыбыз да газета кәгазенең сыйфатсызлыгыннан зарланды. Менә шуларның барысын да истә тотып, газетабызга алмашка журнал килде.
Бу адым уйланмыйча эшләнмәде. Европа илләренә чыккач та мин балалар басмаларының бөтенләй юк дәрәҗәдә икәнен аңладым. Германия, Чехия, Австрия һәм Польшада булдым, бу илләрдә балалар өчен газетлар, гомумән, юк. Россиягә күз салсак, балалар газеталары шулай ук бик аз, “Пионерская правда” газетасының, мәсәлән, тиражы нибары 15 мең. Ә журналларга килгәдә, алар күп санда тарала. Бер үк нәшриятләр балалар өчен берничә төрлесен чыгара. Татарга да бу көннәр килеп җитәчәге көн кебек ачык, әле без алгарак китеп тә эшли башладык, - дип фикерләре белән уртаклашты “Сабантуй”ның баш мөхәррире.
Журнал кызыклы, мавыктыгыч рубрикалар белән баетылган. Әлбәттә, аның эчтәлегенең 70 проценты газетадагы кебек кала, ә инде 30лабы - өр яңа. “Сабантуй” журналын юнәтүчеләр биредәге комиксларга игътибар итми калмагандыр. Фотокомиксларны татар матбугатында беренчеләрдән булып кулланырга омтылган сабантуйлылар, киләчәктә үз укучыларына комикслар эшләү серләрен дә ачарга җыена. “Сабантуй” битләрендә мастер-класслар оештыру да гадәти хәлгә әвереләчәк. Шулай ук төрле викторина, конкурслар сан саен тәкъдим ителеп барачак, - дип белдерде журнал җитәкчесе.
- “Канатлы ат” битендә укучылар иҗаты бастырыла. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, журналның төп авторлары - балалар үзләре. Электрон сайт та тулы көченә эшләр дип көтелә. Күләмле язмалар нәкъ менә шушы сайт битләрендә урын алыр дип планлаштырабыз.
Балалар зәвыгын истә тотып фото-рәсемнәргә бай булган “Сабантуй” журналына ярты елга язылу бәясе нибары 240 сум. Тышлыкның соңгы битендә QR-код та бирелә, монысы да замана таләбен истә тотып эшләнелгән.
Чыганак: http://intertat.ru/tt