Татар мәгарифе порталы
Сез монда
ТР Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Фирдәүс Кәлимуллинаның шушы көннәрдә генә «В.В.Вельяминов-Зернов – Касыйм ханлыгы тарихчысы» (В.В.Вельяминов-Зернов как историк Касимовского ханства: монография. – Казань: ГБУ «Республиканский центр мониторинга качества образования», 2014) дип исемләнгән китабы дөнья күрде.
Хезмәттә татар тарихында иң бәхәсле темаларның берсе – Касыйм ханлыгын өйрәнү яктыртыла, әлеге мәсьәләгә беренче башлап XIX гасырда мөрәҗагать иткән Санкт-Петербург галиме Владимир Вельяминов-Зерновның (1830 –1904) фәнни мирасы анализлана. Китап Санкт-Петербург архивлары чыганакларына һәм XIX гасыр вакытлы матбугатына нигезләнеп язылган. Автор тарихчының тормыш юлын, аның Петербург Фәннәр академиясендә, гыйльми җәмгыятьләрдә фәнни эшчәнлекне оештыруга керткән зур өлешен яктырта, галимнең тормыш юлы гади генә булмавын, иҗатының сәяси эзәрлекләүләргә дучар булуын ассызыклый.
Вельяминов-Зернов турында еш кына «тенденциоз тарихчы», «Касыйм ханлыгы тарихын бозып күрсәтүче» дигән фикерләр дә ишетергә туры килә. Фирдәвес Кәлимуллина галимгә бирелгән бу бәяләрнең урынсыз булуын дәлилли. Автор Вельяминов-Зерновның Касыйм ханлыгына багышланган 4 өлештән (китаптан) торган монографиясенең (1863 – 1887 еллар) язылу үзенчәлекләренә игътибар юнәлтә: һәр китап касыйм ханнарына багышланган аерым мәкаләләрдән төзелгән, галим язу процессында ул мәкаләләрне берәм-берәм Рус археология җәмгыяте нәшриятына биреп барган, яңа ачылган мәгълүматлар, баштагы мәкаләләргә кире кайтмыйча, яңа язылып яткан өлешләргә өстәлгән.
Фирдәвес Кәлимуллина билгеләп үткәнчә, галим Касыйм ханлыгы турында эзләнүләре башында шул чорда рәсми кабул ителгән концепциягә нигезләнә, әмма яңа ачылган чыганакларга таянып, үзенең карашларын үзгәртә. Баштарак ул аны Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән ханлыкларны яулап алуда Василий II тарафыннан үзенә хезмәтче итеп төзелгән, рус хөкемдарларына тулысынча бәйле дәүләт дип атаса, эзләнүләр барышында рус һәм касыйм хөкемдарлары арасындагы бәйләнешләрнең катлаулылыгын, касыйм ханнарының да өстенлекләре булуын һәм алар арасында союздаш мөнәсәбәтләр урнашуын билгеләп үтә. Вельяминов-Зерновның бу фикерләре рәсми идеологиягә каршы килгәнлектән, ул аларны сүз арасында язарга, артык басым ясамаска мәҗбүр була. Кайбер очракларда галим каршылыклы чыганакларны аңлатмаларсыз гына китерә. Аның карашлары үзгәрүе, күрәсең, цензурага ошамый башлый. Хезмәтнең соңгы дүртенче өлешен нәшер иткәндә, галим эзәрлекләүләргә дучар ителә: бу өлеше автор катнашыннан башка, шактый кыскартылып басылып чыга. Нәтиҗәдә, Касыйм ханлыгы, касыйм татарларына багышланган бик күп әһәмиятле материаллар юкка чыгарыла.
Фирдәвес Кәлимуллина хезмәтендә Касыйм ханлыгы тарихы мәсьәләләренә, XIX гасырда Россиядә көнчыгышны өйрәнүнең үзенчәлекләренә кагылышлы күп кенә кызыклы күзәтүләр бар. Монография югары уку йортлары мөгаллимнәре һәм студентларына, урта гасырларда татар тарихы, XIX гасырда Россиядә шәрыкны өйрәнү гыйлеменең торышы белән кызыксынучыларга атап язылган.
Автор хезмәтен үзенең фәнни җитәкчесе академик Миркасыйм Госмановның якты истәлегенә багышлаган.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru